Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Саратовта тугыз яшлек кызны үтерүдә шикләнелүче кешедән сорау алган видео чыкты

Саратовта тугыз яшлек кызны үтерүдә шикләнелүче кешедән сорау алган видео чыкты

news_top_970_100
Саратовта тугыз яшлек кызны үтерүдә шикләнелүче кешедән сорау алган видео чыкты
Саратов шәһәрендә тугыз яшьлек Елизавета исемле кыз баланы үтергәннәр. Баланы үтерүдә шикләнелүче ир-аттан сорау алган видео Россия Тикшерү комитеты таратты. 

Бала үтерүдә шикләнелүче ир-ат сабыйның исемен полиция тараткан ориентировкалардан гына белгән. Кыз югалу турында игъланнар шәһәр урамнарындагы һәр баганада диярлек барлыкка килгән вакытта сабый инде үлгән була. Аның мәете ташландык гаражда ята. 



Урлау, талау, сексуаль характердагы көчләү гамәлләре өчен моңа кадәр дә хөкем ителгән 35 яшьлек Михаил Т. үз гаебен таный. Ул чит кеше бинасын үзләштерүдә җинаятен яшерү өчен баланы үтерүен сөйли. Михаил чит кешенеке булган ташландык гаражны үзләштерә, аны үз эшләре өчен файдалана. 9 октябрьдә шушы гараж яныннан 9 яшьлек кыз бала узып бара. Ул ир-аттан бу гаражның хуҗасы кем булуын сорый. Шушы сорау бала өчен фаҗига белән тәмамлана. Михаил кызны гараж эченә алып керә һәм буып үтерә. Шуннан соң җинаятьче бала мәетен идән астына алып төшеп яшерә.

Югалган баланы ике тәүлек дәвамында 2 мең чамасы кеше эзли. Җинаятьтә шикләнелүче кеше тоткарлануы турында хәбәр чыккач, шәһәр халкы полиция бинасы янына җыела, алар үтерүчене үзләренә бирүне таләп итә. Росгвардия хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүче ир-ат якларга мәҗбүр була. Әлеге фаҗига җәмәгатьчелектә зур дулкынлану тудырды.  Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

"Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, баланы көчләү булмаган.

Михаил кызны үтергәч, тыныч кына тукталышка килә. Аның кулында пакет була. Соңрак тикшерүчеләр ачыклаганча, пакетта Елизаветаның мәктәптә кия торган икенче аяк киеме була. Җинаятьче баланың пакетын чүп савытына ыргыта, үзе тукталышка утырып автобус көтә. Бу турыда "КП" хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100