Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самолет шәхси йортка бәрелгән: Йортта яшәүчеләр, пассажирлар һәлак булган

Самолет шәхси йортка бәрелгән: Йортта яшәүчеләр, пассажирлар һәлак булган

news_top_970_100
Самолет шәхси йортка бәрелгән: Йортта яшәүчеләр, пассажирлар һәлак булган
18 августта Нью-Йоркта җиңел моторлы Cessna 303 самолеты торак йортка бәрелгән һәм яна башлаган. Бу турыда ABC-news басмасына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Полиция белешмәсе буенча, самолетта өч кеше була. Пилот һәлак була, ике пассажир  җитди яралана. Самолет бәрелгән йортта өч кеше була. Аларның берсе исән калган, икенчесе һәлак булган. Өченче кешене коткаручылар эзли. Бу кеше хәбәрсез югалган булып исәпләнә.

Урында көчле янгын була.

"Самолетта өч ир-ат була. Аларның берсе һәлак. Самолет бәрелгән йорттагы 30 яшьлек хатын-кыз исән кала, 21 яшьлек кыз җитди имгәнә, ул үлә, тагын бер ир-ат хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Самолет бәрелгән йорт тулысынча җимерелгән", - дип хәбәр итә РЕН ТВ каналы. 

Самолет Лонг-Айленд аэропортына таба оча торган була. Ул очып киткәннән соң, бераз вакыттан ул авариягә очрый. Шаһитлар сүзләренчә, самолетның двигателе белән проблемалар булуы ихтимал.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100