Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самарада яшь егет 7 яшьлек күрше кызын вәхшиләрчә көчләп, газаплап үтергәнен үзе сөйләгән - видео

Самарада яшь егет 7 яшьлек күрше кызын вәхшиләрчә көчләп, газаплап үтергәнен үзе сөйләгән - видео

news_top_970_100
Самарада яшь егет 7 яшьлек күрше кызын вәхшиләрчә көчләп, газаплап үтергәнен үзе сөйләгән - видео
Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе Николай З. исемле 24 яшьлек егет белән тикшерү эксперименты төшерелгән видеоны күрсәтте. Бу егет 7 яшьлек кызны ташландык стадионга алдап алып килүен, шунда көчләвен һәм вәхшиләрчә үтерүен үзе сөйли. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

2018 елның 20 июлендә Самара шәһәрендә 7 яшьлек кыз бала югала. Аны шәһәр халкы, полиция эзли. Николай З. да эзләүдә катнаша. 21 июльдә ташландык стадионда имгәнеп беткән кыз баланың мәете табыла. Кызны кыйнаганнар, буганнар, аның баш мие имгәнгән, башка травмалары булган. Кызның аеруча вәхши ысул белән көчләнгәне, моның өчен чит предметлар да кулланылганы ачыклана.

Өч тәүлек узгач, күзәтү камералары кадрларын өйрәнгәч, күршеләрне һәм башка шаһитларны сораштыргач, полиция хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелүченең кем икәнен ачыклый. Бу - мәрхүмә кызның күршесе, аның абыйларының дусты Николай З. булып чыга.

"Шушы сукмактан мин бардым, арттан ул килде. Барысы да менә шушында булды", - дип сөйли Николай тикшерү эксперименты вакытында. 
 


Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның июлендә 17 дән 19 сәгатькә кадәр Николай исерек була, ул ишегалдында уйнап йөргән күрше кызын күреп ала. Бала Николайга ышана, җинаятьче шуны файдалана. Ул кызны ташландык стадионга алып китә. Шунда аны көчли һәм үтерә. Соңрак, 22 сәгатьтә, күршеләр баланы эзли башлагач, Николай да эзләшергә тотына, үзеннән шикләнмәсеннәр өчен тырыша.

"Җинаять эше 8 томлык булды. Тикшерү барышында җинаять урынын 5 тапкыр тикшердек. Төрле анализлар, экспертизалар ясалды", диелгән Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Җинаять эшен судка тапшырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100