Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионы 64 яшендә Енисейда батып үлгән

Салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионы 64 яшендә Енисейда батып үлгән

news_top_970_100
Салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионы 64 яшендә Енисейда батып үлгән
Салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионы Николай Петшак 27 августта Красноярск өлкәсендә тренировка вакытында батып үлгән. Аңа 64 яшь иде, дип яза "Известия".

Өлкәнең спорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, Николай Петшак Себердәге Енисей елгасында тренировка уздырган. Үлеменең сәбәбе ачыклана.

Петшак салкын суда йөзү белән 40 елдан артык шөгыльләнгән. Ул Берингов бугазы аша йөзеп чыккан кешеләрнең берсе. Әйтергә кирәк, Чукотка диңгезен Берингов диңгезе белән бәйли торган Берингов бугазы дөньядагы иң салкын сулыкларның берсе санала. Озынлыгы 96 км, киңлеге 86 км, фарватерның иң сай урыны — 36 м. Октябрьдә августка кадәр бугазда йөзеп йөри торган бозлар күп була.

1994 елда Петшак салкын суда йөзү буенча дөнья рекорды куйган булган, 2012 елда дөнья чемпионы титулын алган.

Ул тренировка уздырган Енисей елгасы Россиянең иң киң елгаларының берсе санала. Енисейга октябрьдә үк боз ката, ул эчке бозларга иң бай елгаларның берсе. Иң салкын елгалар исемлегенә керә. Петшак анда тренировкаларны даими уздыра торган була. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100