Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салават шәһәрендә банктан миллионнар урлап качуда шикләнелүче хатынның әтисе полициягә мөрәҗәгать иткән

Салават шәһәрендә банктан миллионнар урлап качуда шикләнелүче хатынның әтисе полициягә мөрәҗәгать иткән

news_top_970_100
Салават шәһәрендә банктан миллионнар урлап качуда шикләнелүче хатынның әтисе полициягә мөрәҗәгать иткән
Башкортстанның Салават шәһәрендә урнашкан "Россельхозбанк"та кассир булып эшләүче Луиза Хәйруллина исемле хатынны эзлиләр. Аны банктан миллионнар урлаган дип шикләнәләр. Луиза Хәйруллинаның әтисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул кызы һәм аның гаиләсе югалуы турында гариза язган. Бу турыда "Башкортстан" телеканалы хәбәр итте.

"Вести" тапшыруы мәгълүматы буенча, акча урлауда шикләнелүче хатын югалгач, икенче көне үк аның әтисе полициягә килә. Ул кызы, аның ире, ике баласы югалу турында гариза яза. Әти кеше сүзләренчә, аның кызының гаиләсе 27 майда иртән өйдән чыгып китә һәм шуннан соң алар элемтәгә чыкмый.

27 майда Салават шәһәрендә урнашкан "Россельхозбанк" хезмәткәре 36 яшьлек Луиза Хәйруллина кассадан акча алып чыккан дип шикләнәләр. Шуннан соң ул гаиләсе белән юкка чыга. Хәйруллиннар гаиләсен эзләү игълан ителә, Луиза Хәйруллинага карата җинаять эше ачыла.

«Банкта акча югалу турында 27 май кичендә билгеле була. Банк хезмәткәрләре 23 миллион чамасы акчаның югалуын абайлап ала. Өлкән кассир Луиза Хәйруллина бу көнне эштән алданрак сорап, 18 .30 сәгатьтә китә. Соңрак ачыкланганча, китәр алдыннан ул берничә кап акчаны ала, шул исәптән чит ил валютасын да эләктерә. Урлау турында билгеле булгач ук, бу хатынның өенә полиция хезмәткәрләре килә. Ләкин хатын үзе, аның ире, ике нәни кызы инде өйдә булмый. Алар белән бергә Луизаның кыз туганы да югалган дип фаразлыйлар», диелгән бу хәбәрдә.

Белгечләр фикеренчә, бу бик җентекләп уйланылган операция, анда Луизаның ире - Таҗикстанда туган Марат Хәйруллин да катнашкан булуы ихтимал. Качкыннар ирнең туган ягына китеп барган дип фаразлана, дип хәбәр итә "Башинформ".

  • Полицейскийлар хатын-кызга карап торышка 35-40 яшьлек, буе 160-165 сантиметр, тулы гәүдәле, түгәрәк йөзле, туры борынлы, җилкәсенә кадәр төшеп торган саргылт чәчле булуын хәбәр итә. "Полиция регионда яшәүчеләрне уяу булырга чакыра", дип язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100