Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөйгән егете урманга алып китеп, 17 яшьлек кызның күкрәген кисеп алырга маташкан

Сөйгән егете урманга алып китеп, 17 яшьлек кызның күкрәген кисеп алырга маташкан

news_top_970_100
Сөйгән егете урманга алып китеп, 17 яшьлек кызның күкрәген кисеп алырга маташкан
Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре 20 яшьлек егетне тоткарлаган. Ул йөргән кызының күкрәген кисеп алырга маташкан. Имгәнгән кызны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Бу турыда "МК" сайты хәбәр итте. 

Мәктәптә югары сыйныфта укучы кыз баланы элеккеге сөйгән егете имгәткән. Ул кызның башын, күкрәген пычак белән кискәләгән, берничә тапкыр күкрәк читлегенә пычак белән сугып, үпкәләренә зыян китергән, диелә бу хәбәрдә.

Коточкыч вакыйга 11 августта кичке җиде тирәсендә була. 17 яшьлек кыз элек йөргән егете Роман белән очрашуга бара. Кыз мөнәсәбәтләргә соңгы нокта куярга җыена. Ләкин әңгәмә барып чыкмый, бу очрашу кыз бала өчен мәхшәргә әверелә. 

Әнисе сүзләренчә, егет кызны урманга алып китә, башына каты итеп йодрык белән суга һәм җиргә егып сала. Кыз ориентациясен югалта, Роман шуны файдаланып, кызны пычак белән кискәли башлый. Егет кызның башын, муенын кискәләп бетерә, күкрәгенә пычак кадый, шулай итеп үпкәләрен дүрт урыннан тишә.

Роман үзе кызны кыйный, үзе аракы эчә. Кыз исә котылмакчы булып тыпырчына, аны җәзалау берничә сәгать дәвам итә. 

Кызны әнисе коткара. Ул нидер сизенеп, баласына шалтырата. Трубкада кызының калтыранган тавышы ишетелә. Шуннан соң ана "полиция чакырыргамы?" дип сорый. Кыз елаудан көчкә тыелып, "әйе!" дип җавап бирә.

Полиция хезмәткәрләре чакыру алуга ук, урынга китә. Алар урман полосасы ягыннан кычкырган тавыш ишетә, шунда таба китәләр. Чирәмдә ябык кына кыз бала ятуын күреп алалар. Аның янында канга баткан җәзалаучы басып тора. Егетне тоткарлап, тикшерүчеләргә илтеп бирәләр, кыз баланы исә вертолет ярдәмендә хастаханәгә алып китәләр.

Бу егет  белән кызның танышлары сүзләренчә, алар бер ел чамасы очрашып йөри. Ахыргы көннәрдә кыз тәкъдиме белән, алар аерылыша. 
 
Роман әти-әнисе белән бергә Саранск шәһәреннән Мәскәүгә күченеп килгән. Ул беркайда да эшләми, әтисе - төзүче. 

Кыз исә шәхси йортта әнисе, әбисе һәм аның әнисе – карт әбисе белән бергә яши. Ул быел 11 сыйныфка күчкән, ул мәктәптә электрон газета чыгара.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү шәһәре буенча Тикшерү идарәсе "үтерергә маташу" маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

"Тикшерү версиясе буенча, 11 августта Яңа Мәскәү территориясендә 20 яшьлек егет балигъ булмаган кыз белән талаша һәм аңа күп тапкыр пычак белән суга. Яшь егет үзенә бәйле булмаган шартлар аркасында, имгәнгән кызны үтерүгә юнәлдерелгән җинаятьчел теләген ахырына кадәр гамәлгә ашыра алмый. Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүченең шәхесе ачыкланган, аның белән тикшерү гамәлләре башкарыла. Тикшерү эше дәвам итә", диелгән ведомство хәбәрендә. 

Соңрак билгеле булганча, Мәскәүнең Щербинский суды 20 яшьлек егетне кулга алу турында мөрәҗәгатьне канәгатьләндерде. Роман Антиповка 12 октябрьгә кадәр сак астында булачак, дип хәбәр итте РЕН ТВ каналы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100