Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сәламәтлегемне бетердем": 60 килога ябыккан 19 яшьлек кыз чак кына үлми калган

"Сәламәтлегемне бетердем": 60 килога ябыккан 19 яшьлек кыз чак кына үлми калган

news_top_970_100
"Сәламәтлегемне бетердем": 60 килога ябыккан 19 яшьлек кыз чак кына үлми калган
Төньяк Ирландиядә яшәүче 19 яшьлек Кейтлин Хоррокс исемле кыз чама белән 60 килога ябыккан. Бу кызга бик дорфа итеп кисәтү ясаган булганнар. Шуннан соң ул ябыга башлаган һәм чак кына үлми калган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән "Лента.ру" сайты хәбәр итте. 

Кейтлин бер кичәдә таныш кызын очрата. Танышы аңа ябыгуы турында сөйли. "Мин дә элек Хоррокс хәтле алагаем зур идем. Хәзер ябыктым", - дип сөйли ул. Шуннан соң Кейтлин бик нык үпкәли һәм ябыгырга карар кыла. Ул ярты ел чамасы вакыт эчендә 57 килога ябыга. 

Кейтлин көненә 700 килокалориялек кенә ризык ашый. Ә кешегә көненә кимендә 1,5 мең килокалория энергия кирәк. Кыз артык ашаса, көчләп коса башлый. "Мин начар булыр дип уйламадым да. Мин сәламәтлегемне бетердем", - дип сөйли хәзер бу кыз.

Берничә айдан соң Кейтлин Хорроксны хастаханәгә китерәләр. Аңа гипофосфатемия диагнозын куялар. Бу кан составында фосфатлар күләме бик нык кимегән дигән сүз.

Шулай ук кызның чәчләре дә коела башлый, аның уртлары авырта, анемия һәм булимия диагнозлары да куела.

Табиблар бу кызны катгый кисәтә. Әгәр ул ашый башламаса, берничә ай эчендә үлү ихтималы да була. Хәзер Хоррокс туклану режимын үзгәртергә һәм спорт белән шөгыльләнә башларга җыена, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100