news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сәер очрак: Булатның машинасы эшләп калган, үзе югалган

Салонда 34 яшьлек ирнең телефонын һәм документларын да табып алганнар.

news_top
Сәер очрак: Булатның машинасы эшләп калган, үзе югалган
Сишәмбе, 4 сентябрь көнне, Түбән Камада Булат Нигъмәтуллинны эзли башладылар. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Булат бик сәер хәлдә югалган. 34 яшьлек ир-атның машинасын Лесная урамындагы чишмә тирәсендә табып алганнар. Машина эшләп торган, ишекләре ачык булган. Булат үзе инде кичәдән бирле элемтәгә чыкмаган.


Хәзерге вакытта югалган ир-атны теләге булган кешеләр, туганнары һәм хезмәттәшләре, полиция эзли. Булатның спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаганын, гаиләсе, балалары булуын хәбәр итәләр.

Булат югалу турында аның хезмәттәшләре чаң суга башлаган. Ул эшкә килмәгәч, стоянканы караганнар. Алар машинаны да, салонда ирнең телефонын һәм документларын да табып алгач, куркуга калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар