Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә су астында тикшеренү аппаратында янгын чыгып, 14 диңгезче һәлак булган

Россиядә су астында тикшеренү аппаратында янгын чыгып, 14 диңгезче һәлак булган

news_top_970_100
Россиядә су астында тикшеренү аппаратында янгын чыгып, 14 диңгезче һәлак булган
1 июльдә су астында тикшеренү аппаратында янгында 14 диңгезче һәлак булган. Бу турыда Россия Оборона министрлыгына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Тирән су астында фәнни-тикшеренү башкарган аппарат Россия территориаль суларында була. Батиметрик үлчәүләр алган вакытта аппарат эчендә янгын чыга. Янгын вакытында чыккан агулы матдәләр тәэсирендә диңгезчеләр һәлак була.

Хәрби ведомство хәбәр иткәнчә, команда үз көчләре белән янгын учагын сүндергән.

Су асты диңгезчеләр һәлак булу фактын Россия Тикшерү комитеты белгчеләре тикшерә. "Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль кара кабул ителәчәк", - дип әйткән РФ Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко.

Тикшерүне Хәрби диңгез флотының баш командующие уздыра.

Ут капкан су асты аппараты диңгез һәм Дөнья океаны төбе пространствосын өйрәнү өчен ясалган. Ул Россия Хәрби диңгез флоты мәнфәгатьләрендә эшли.

Хәзерге вакытта аппарат Мурманск өлкәсендәге Североморск шәһәрендәге хәрби-диңгез базасында тора.

РБК сайты үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, янгын 1 июльдә 20.30 сәгатьтә башлана. "Аппарат бортында корал булмаган. Аны 1980нче елларда ясаганнар. 6 мең метр тирәнлектә кадәр төшеп эшли ала", диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100