Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ромео һәм Джульетта", "Джейн Эйр" фильмнарын төшергән данлыклы режиссер вафат

"Ромео һәм Джульетта", "Джейн Эйр" фильмнарын төшергән данлыклы режиссер вафат

news_top_970_100
"Ромео һәм Джульетта", "Джейн Эйр" фильмнарын төшергән данлыклы режиссер вафат
Италия режиссеры Франко Дзеффирелли 96 яшендә Римда вафат булган. Ул озак вакыт авырганнан соң, үз йортында үлгән. Бу турыда La Repubblica басмасына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте. 

Режиссерның вафаты турында Флоренция шәһәре мэры Дарио Нарделла твиттерда язган. Бу - Дзеффиреллиның туган шәһәре. 

"Мин бу көннең беркайчан да килмәвен теләгән идем. Франко Дзеффирелли бүген иртән китте. Дөнья мәдәниятенең иң зур әһелләренең берсе иде. Туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз", - дип язган ул. 

Франко Дзеффирелли - итальян рәссамы, театр, опера, кино режиссеры, продюсер, сценарист. Ике тапкыр "Оскар" номинанты, BAFTA премиясе иясе, биш тапкыр Давид ди Донателло премиясен, ике тапкыр "Эмми" премиясе алган. 

Дзеффирелли Шекспир әсәрләре буенча куелган ике бөек әсәр авторы: Элизабет Тейлор уйнаган "Укрощение строптивой" (1967) һәм "Ромео и Джульетта" фильмнары. Бу исемлектә "Брат Солнце, сестра Луна", "Иисус из Назарета", "Гамлет", "Джейн Эйр" һәм "Каллас навсегда" кинолары да бар.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100