Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәсем ясый торган пумала кисәге баланың башында ярты ел торган - фото

Рәсем ясый торган пумала кисәге баланың башында ярты ел торган - фото

news_top_970_100
Рәсем ясый торган пумала кисәге баланың башында ярты ел торган - фото
Кузбасс табиблары кыз баланың башында кысылып калган рәсем ясый торган пумала кисәген алган. Бала ярты ел дәвамында башында чит предмет белән йөргән. Бу турыда өлкәнең балалар клиник хастаханәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

"Бала рәсем ясый торган пумаланы авызына каба һәм егылып китә. Пумаланың тоткасын аның авызыннан тартып алалар, ә металл кисәге тамак төбенә китеп, шунда тукмаларга кысылып калуы ихтимал. Кызны берни дә борчымый, ләкин бераздан аның колагыннан үлек ага башлый. Әти-әнисе кызны табибларга алып бара. Лор-табиб баланы томограммага җибәрә. Томограмма сурәтләре баланың башында пумаланың бер кисәге булуын күрсәтә.

Пумала кисәген баланың башыннан алу өчен утыз минутлап операция кирәк була. Хастаханәнең лор-бүлеге җитәкчесе Дамир Әхтәмов әлеге операцияне үзе ясый. Пумала кисәге баланың муен белән баш сөяге арасындагы өлештә була. Бу предмет ярты ел чамасы кыз организмында була.

Хәзер баланың сәламәтлеге канәгатьләнерлек хәлдә, тиздән аны өенә кайтарып җибәрәләр.

Балага дүрт яшь булган. Бу турыда "Московский комсомолец" сайты хәбәр итте.   

Кемерово шәһәрендәге балалар клиник хастаханәсе әлеге пумала фотоларын инстаграмда күрсәтте.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100