Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Полициядән качып барганда байкер егылып төшкән, ә мотоцикл китеп барган - видео

Полициядән качып барганда байкер егылып төшкән, ә мотоцикл китеп барган - видео

news_top_970_100
Полициядән качып барганда байкер егылып төшкән, ә мотоцикл китеп барган - видео
Амур өлкәсендәге Свободный шәһәрендә полиция хезмәткәрләре номерлары булмаган мотоциклчыны эзәрлекләгән. Байкер авариягә эләккәч кенә, аны тоткарлаганнар. Бу урыннан кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.  

Полиция хезмәткәрләре юлда номерларсыз мотоциклга игътибар итә, аны туктатмакчы булалар. Ләкин байкер рулен кисәк кенә бора, газга баса һәм качып китә. Аны полиция куа башлый. Берничә минуттан мотоцикл каршысына башка патруль машинасы килеп чыга һәм байкерга юлны каплый. Мотоцикл идарәсен югалта, кешесе егылып төшә. Мотоцикл исә йөртүчесез генә китеп бара. Кешесез барган мотоцикл каршыга килә торган җиңел машинага бәрелә.




Шулай итеп бу һәлакәттә мотоциклчы җиңелчә имгәнә, ул йөгереп качып китмәкче була. Ләкин аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый һәм хастаханәгә озата. 

Соңрак ачыкланганча, байкер моңа кадәр дә тәртип бозган. Аңа идарә итәргә рөхсәте булмаган килеш, мотоциклда йөргән өчен протокол төзегән булганнар. 

Хәзер бу кешегә карата тагын алты административ протокол төзегәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100