Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пермь мәктәбендә һөҗүм оештырып, 15 кешегә зыян китергән егеткә нинди җәза бирелде?

Пермь мәктәбендә һөҗүм оештырып, 15 кешегә зыян китергән егеткә нинди җәза бирелде?

news_top_970_100
Пермь мәктәбендә һөҗүм оештырып, 15 кешегә зыян китергән егеткә нинди җәза бирелде?
Быел гыйнвар аенда Пермьдә мәктәптә пычаклар белән һөҗүм оештырган яшүсмерләрнең берсе тугыз ел да сигез айга тәрбия колониясенә озатылачак, дип яза РИА Новости. Моннан тыш, суд зыян күргәннәр файдасына сигез миллион сумнан артык компенсация түләттерү карарын кабул иткән.

Фаҗига ел башында Пермьнең 127 мәктәбендә була. Ике яшүсмер пычак тотып укучыларга ташлана, 15 кеше зыян күрә, алар арасында башлангыч сыйныфта укучы балалар һәм укытучы да була. Һөҗүм оештыручыларны тоткарлыйлар һәм, дәвалагач, тикшерү изоляторына күчерәләр.

Быел октябрь аенда яшүсмерләрнең берсенә карата җинаять эшен карау башланды, ул ябык режимда узды. 17 яшьлек укучыны 30 кешене үтерергә теләгәне, милеккә ут төртүе һәм сакчыга пистолетка охшаган предмет белән һөҗүм итүе өчен гаепләделәр.

Хөкем ителүченең адвокаты сүзләренчә, егет гаебен таный. Ул ут төртүен һәм өлешчә һөҗүм оештыруын раслый. Әмма ул сакчыга ташлануда гаепләнүе белән килешми, чөнки ул инцидент мәктәпкә һөҗүм оештырылганчы, ел ярым элек була.

Һөҗүмдә катнашкан икенче яшүсмер үз-үзен белештерми, хәзерге вакытта ул стационарда дәвалана. Аның эше аерым каралачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100