Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарбай, Иделбай авыллары яна - видео

Дүшәмбе көнне иртәнге якта авыллар тирәсендә коры үлән яна башлап, йортларга ут капкан.

news_top_970_100
Сарбай, Иделбай авыллары яна - видео
Оренбург өлкәсенең Куандык районнарындагы Сарбай, Иделбай (Сарбаево, Иделбаево) авылларында яшәүчеләрне эвакуацияләү бара. Бу турыда төбәк губернаторына сылтама белән, РИА Новости хәбәр итте.

17 сентябрьдә иртә белән авыллар янында коры үлән һәм урман полосасы яна башлаган. Шуннан соң ут торак йортларга күчкән. Көн дәвамында янгын өч авылга килеп җиткән. Рысаево, Иделбай, Сарбай авылларында барлыгы 400 гә якын кеше яшәгән.

Сарбай авылы кешеләре өчен куркыныч аеруча зур булган. Ут кешеләр яши торган йортларга күчкән. Хәзерге вакытта 18 бина зыян күргән.

Авыллардагы кешеләрне өйләреннән күчерәләр. "Сарбайда 39 кеше яши. шуларның 37се пенсионер. Аларны Первомайский авылына күчерәләр", диелгән төбәк губернаторы хәбәрендә.

Биредә коткаручылар, Ми-8 вертолеты һәм Ил – 76 самолеты, янгын поезды эшли. Башкортстаннан аэромобиль төркем дә ярдәм итә.

РЕН ТВ каналы бу фаҗиганең кадрларын күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100