Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Париждагы данлыклы "Нотр-Дам" соборында коточкыч янгын: түбәсе ишелгән, шпиле ауган - видео

Париждагы данлыклы "Нотр-Дам" соборында коточкыч янгын: түбәсе ишелгән, шпиле ауган - видео

news_top_970_100
Париждагы данлыклы "Нотр-Дам" соборында коточкыч янгын: түбәсе ишелгән, шпиле ауган - видео
Париждагы данлыклы "Нотр-Дам" соборында коточкыч янгын чыккан. Собор вәкиле Андре Фино сүзләренчә, янгын сигнализациясе 15 апрельдә 18.30 сәгатьтә эшли башлаган. Бинада төзекләндерү эшләре барган, шул сәбәпле янгын чыгуы ихтимал, дип хәбәр итә ВВС сайты.
  • Париж Изге ана соборы (собор Парижской Богоматери) яки Notre-Dame de Paris - католиклар храмы. Франция башкаласының үзәгендә урнашкан әлеге соборга 1163 елда нигез салынган. Төзелеш 200 ел чамасы дәвам иткән һәм 1345 елга тәмамланган. Бу тарихи һәйкәлне карарга елына 14 миллионга якын турист килә.
"RT на русском" сайте әлеге фаҗига урыныннан туры трансляция күрсәтә:


Франция президенты Эммануэль Макрон янгын турында Твиттерда язган. Ул нык борчылуын әйтә.

"Беренче канал" хәбәр иткәнчә, "Нотр-Дам" соборының түбәсе тулысынча ишелеп төшкән. Аңа кадәр шпиле һәм сәгате ауган. Янгын соборның өске катында чыккан.

Башлангыч версия буенча, башта төзелеш баскычларына ут капкан. Аннары собор үзе яна башлаган. 



"Якын тирәдәге барлык урамнар да ябылган. Янгын инде сәгать ярымнан артык дәвам итә. "Янгынны әле тиз генә туктып булмас", дип әйткән полиция хезмәткәре журналистларга. Собор өстендә куе төтен, ялкын телләре күренә. Данлыклы "Нотр-Дам" хәрабәләргә әверелеп бара", дип хәбәр итә "Россия 24" хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100