Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Оныгының чанасын судан чыгарырга азапланганда бозлы суга төшеп киткән бабай бәхетле очрак белән генә исән калган

Оныгының чанасын судан чыгарырга азапланганда бозлы суга төшеп киткән бабай бәхетле очрак белән генә исән калган

news_top_970_100
Оныгының чанасын судан чыгарырга азапланганда бозлы суга төшеп киткән бабай бәхетле очрак белән генә исән калган
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә полиция хезмәткәре бозлы суга батып яткан пенсионерны коткарган. Бу хәбәр Россия эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча бүлеге сайтында бар.

Бу хәл яңа ел каникулларында булган. Полицейский Павел Зотов гаиләсе белән Стәрле елгасы буендагы дачада ял иткән. 

"Өеннән ерак түгел ул куркып калган кыз баланы күреп алган. Кыз Павелга 60 яшьлек бабасының суга төшеп киткәнен һәм аннан чыга алмавын әйткән. Өлкән лейтенант фаҗигане булдырмый калу өчен суга ыргылган. Ул текә яр буйлап төшкән, бозлы суга кергән һәм пенсионерны чыгарган. Бәхеткә, ир-ат суда озак булмаган, шуңа ныклап өшергә дә өлгермәгән. Полиция хезмәткәре аны өенә кадәр озатып куйган. Пенсионер хастаханәгә барудан баш тарткан", - диелә хәбәрдә.

Бабай белән онык һава сулап йөргән икән. Кызның чанасы текә ярдан су буена төшеп киткән. Бабасы, чананы чыгарам дигәндә, үзе суга төшеп киткән.

"Өлкән яшьтәге ир-ат судан үзе генә чыга алмаячагын аңлаган. Аңарда астма авыруы да бар икән, куркуыннан тыны кысылган. Оныгы ярдәм эзләп чапкан һәм, бәхетенә, полицейский Павел Зотовны очраткан", - диелгән хәбәрдә.

Полицейский үзенең гамәле турында беркемгә дә сөйләмәгән. Бабайдан полициягә рәхмәтле хат килгәч кенә коллегалары аның батырлыгы турында белеп алган.

Шуннан соң эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча бүлеге өлкән лейтенант Зотовны бүләкләргә карар иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100