Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Омск гимназиясендә Соңгы кыңгырау бәйрәмендә укучылар өстенә түшәм ишелеп төшкән - видео

Омск гимназиясендә Соңгы кыңгырау бәйрәмендә укучылар өстенә түшәм ишелеп төшкән - видео

news_top_970_100
Омск гимназиясендә Соңгы кыңгырау бәйрәмендә укучылар өстенә түшәм ишелеп төшкән - видео
Омск шәһәренең Добролюбов урамында урнашкан 147нче гимназиядә Соңгы кыңгырау бәйрәме вакытында гадәттән тыш хәл була. Тантанага җыелган чыгарылыш сыйныфы укучылары өстенә түшәмнең бер өлеше ишелеп төшә. Бу урыннан кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

Сәхнәдә укучылар чыгыш ясаган вакытта, штукатуркадан өзелеп, бик зур кисәк идәнгә килеп төшә. Бәхеткә, беркем дә имгәнми. 


Видео кадрларыннан күренгәнчә, түшәм төшәргә берничә секунд кала, бер үсмер башын өскә күтәреп карый. Аның шытырдаган тавыш ишетүе ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Үсмер бу турыда янәшәдә торган иптәшенә әйтә. Бу малай да башын күтәреп карый. Шуннан соң штукатурка кисәге балаларның башына килеп төшә. Бер мизгелдә балалар югалып кала. Шулай да чыгарылыш сыйныф укучылары сәхнәдән төшеп китми. Алар җырны азагына кадәр җырлап бетерә. Бу вакытта түшәмнән вак кисәкләр коелып тора.

"Балалар бик каты имгәнмәде. Алар куркышып калды. Түшәмнең бер өлеше ишелеп төште. Видеода күренгән өлеше генә түгел, тагын бераз төште", - дип сөйләгән гимназиядә укучы кыз.

Хәзер бу уку йортын җитди тикшерү көтә, диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100