Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе телефоннан сөйләшкәндә, бала яткан коляска поезд астына эләккән - видео

Әнисе телефоннан сөйләшкәндә, бала яткан коляска поезд астына эләккән - видео

news_top_970_100
Әнисе телефоннан сөйләшкәндә, бала яткан коляска поезд астына эләккән - видео
Мельбурн шәһәрендә бала яткан коляска метрополитен поезды астына эләгә. Аны поезд 30 метр чамасы сөйрәтеп алып бара. Әлеге вакыйганы күзәтү камералары төшереп тора. Бала исән кала. Бәхетле очрак видеосы интернетта таралды һәм бик популярга әверелде. Бу турыда Беренче канал хәбәр итте.

Платформада бер хатын-кыз басып тора. Ул телефоннан сөйләшә. Шул вакытта аның янындагы коляска поезд юлына таба тәгәрәп китә. Коляскада бала да ята. Хатын исә телефоннан сөйләшүен дәвам итә, коляскага карамый.

Шулай итеп балалы коляска платформадан рельслар өстенә төшеп китә. Берничә секундтан ук поезд килеп чыга. Поезд колясканы рельслар буйлап утыз метр чамасы этеп бара. 



Бәхеткә, баланың тәнендә күгәргән урыннар гына барлыкка килә, ул имгәнми. Сабыйны хастаханәгә китерәләр. Берничә сәгатьтән табиблар аны өенә кайтарып җибәрә.

Табиблар сүзләренчә, бала коляскада иминлек каешын эләктереп утырганга, фаҗига булмый кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100