Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Моя прекрасная няня» һәм «Бригада» фильмнарында уйнаган Александра Назарова вафат

«Моя прекрасная няня» һәм «Бригада» фильмнарында уйнаган Александра Назарова вафат

news_top_970_100
«Моя прекрасная няня» һәм «Бригада» фильмнарында уйнаган Александра Назарова вафат
Театр һәм кино актрисасы, Россиянең халык артисты Александра Назарова вафат булды. Аңа 79 яшь иде. Бу турыда М.Н.Ермолова исемендәге Мәскәү драма театры сайтында 20 августта хәбәр ителгән.

"Әйтер сүзләр җитми. Бушлык барлыкка килде. Йолдыз сүнде. Чыннан да халыкныкы иде", - диелгән хәбәрдә.

М.Н.Ермолова исемендәге театр җитәкчесе урынбасары Галина Боголюбова мәрхүмәнең ни сәбәпле үлгәнен әйткән. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте. 

Александра Назарова Мәскәү хастаханәләренең берсендә вафат булган. Аның үпкәләре авырткан.

"Ул июльдән бирле хастаханәдә ята иде. Аның үпкәләре белән проблемалары булды. Ул көпшәләр белән дә ятты, комага да киткән иде", - дип сөйләгән Боголюбова. 



Александра Назарова 1940 елның 17 июлендә Ленинградта туган. Үз гомерендә сиксәнләп фильмда һәм телесериалларда төшкән. «Экипаж», «Принцесса на бобах», «А если это любовь?» фильмнары, «Моя прекрасная няня» һәм «Бригада» сериаллары аша халыкка таныш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100