Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Моргка китереп салган пенсионер хатын терелгән

Санитар хатын мәеткә номер тага башлагач, пенсионер терелгән.

news_top_970_100
Моргка китереп салган пенсионер хатын терелгән

Белогорск шәһәрендә бер хатын-кызны исән килеш моргка илтеп салганнар. Шәһәр хастаханәсе табибы бу вакыйга буенча аңлатма биргән. Шул хакта РЕН ТВ каналы сюжет күрсәтте.

«Морг персоналы каршында мәет терелә», дип сөйли канал хәбәрчесе. Санитар хатын мәеткә номер тага башлагач, ул терелә башлаган. Пенсионерны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә озатканнар. Тик ул шунда барыбер вафат булган.

Бу турыда Белогорск хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге җитәкчесе Андрей Данников аңлатма биргән.

«12 гыйнварда 9.48 сәгатьтә ашыгыч ярдәм пультына Белогорск шәһәре моргыннан хәбәр килде. Алар моргка китерелгән хатынның исән булуын әйтте. Ике минуттан табиблар бригадасы моргка килде. Хатынның йөрәге бик сүлпән тибә, сулыш алуы бар иде. Аңа реанимация чаралары күрелде. Бераз стабильләштергәннән соң, хатынны шәһәр хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерделәр.

Бу хатынның Васильевка авылында яшәве ачыкланды Ул сәламәт яшәү рәвеше алып бармаган. Бергә кунган кешеләр иртәнге якта бу хатынның суламавын абайлап ала. Алар табибларга мөрәҗәгать итми. Полиция хезмәткәрен чакырталар. Ул исә моргка юллама язып бирә. Ритуаль хезмәт машинасы бу хатынны моргка китерә. Ашыгыч ярдәмгә шалтырату булмый», — дигән табиб Андрей Данников.

"Вакытында ашыгыч ярдәм чакырсалар, хатын исән калыр идеме" дигән сорауга да табиб фараз бирүдән баш тарткан.

Бу хатын туңып һәм агуланып үлгән дип фаразлана.

Амур өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе һәм эчке эшләр министрлыгы тикшерү оештырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100