Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Моңа кадәр фатирда талаш, тавыш та ишетелмәгән иде"

Ирне алты елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр. 

news_top_970_100
"Моңа кадәр фатирда талаш, тавыш та ишетелмәгән иде"

Хатынын суеп үтергән Чаллы кешесен алты елга төрмәгә хөкем иттеләр. Прокуратура бу срокны унөч елга кадәр озынайтырга кирәк дип саный. Бу турыда «Челнинские ивестия» сайты хәбәр итте.

Фаҗига 5 сентябрьдә ГЭС бистәсендәге 4А/4 йортының подъездында була. Ир хатынының муенына пычак белән Хатын «ашыгыч ярдәм» килгәнче үк подъездда җан бирә.

Яр Чаллы суды ГЭС бистәсендә яшәүче 44 яшьлек ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Аны алты елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Шәһәр прокуратурасы исә бу хөкемне бик йомшак дип тапкан. Прокуратура Татарстанның Югары судына мөрәҗәгать итеп, бу ир-атны 13 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый.

Бу ир белән хатын ун ел чамасы бергә яши. 44 яшьлек ир — эшмәкәр. Хатыны Заһидә Урта Азиядән күченеп килгән. Ир шәһәрдәге фатирда яшәүне кулай күргән, хатынның Сидоровка бистәсендә йорты да була. Ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр бозыла башлый. Танышлары сүзләренчә, соңгы вакытта ир" ял көннәрендә килеп йөри торган" әти булган. Гаиләдә балигъ булмаган бала үсә.

Фаҗига буласы көнне Илгиз Заһидәне фатирга чакыра. Хатын тиз килеп җитә. Талаш чыккач, ул иренең әти-әнисен чакыра. Фатирга ата кеше килә. Илгизнең анасы исә подъезд төбендә утырып кала. Талашны туктату өчен, Заһидә чыгып китә. Лифт көтеп тормыйча, баскычтан төшә башлый. Шул чакта хатынны Илгиз куып җитә һәм пычак кадый. Хатынның ачыргаланып кычкырган тавышы бөтен подъездда ишетелде, дип сөйли шаһитлар.

Бу вакытта подъезд яныннан полиция хезмәткәре узып бара. Ул да үз әтисе белән була. Алар кереп, Илгизне тоткарлый һәм полициягә тапшыра.

Күршеләре Илгиз турында бары тик яхшы фикердә генә булган. Аны исерек килеш тә очратмаганнар. Моңа кадәр фатирда талаш, тавыш та ишетелмәгән. Алар бу фаҗига турында белеп, бик гаҗәпләнгән.

Гаиләнең балигъ булмаган баласын Заһидәнең туганы тәрбиягә алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100