Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә хатыны үзенә интим тәкъдим иткән ирне чәнчеп үтергән

30 яшьлек хатынны алты елга колониягә озатканнар.

news_top_970_100
Минзәлә хатыны үзенә интим тәкъдим иткән ирне чәнчеп үтергән
Минзәлдә бер ир-ат таныш хатынына интим тәкъдим иткән. Шул сүзләре өчен бу ир гомере белән хушлашкан. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте. 

15 июль кичендә бу ир белән хатын ирнең фатирында спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Ир-ат хатынга интим тәкъдим итә. Шул сүзләр өчен җәнҗал чыга. Бик нык ачуы чыккан хатын пычак алып ир-атның күкрәгенә кадый. Ир шунда ук үлә. 

30 яшьлек хатынны үтерүдә гаепле дип табалар һәм алты елга колониягә озаталар диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100