Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мине типкәләп кыйнады, балаларыбызны буып үтерәм диде": 38 яшьлек Диләрә нәни кызлары каршында ирен үтергән

"Мине типкәләп кыйнады, балаларыбызны буып үтерәм диде": 38 яшьлек Диләрә нәни кызлары каршында ирен үтергән

news_top_970_100
"Мине типкәләп кыйнады, балаларыбызны буып үтерәм диде": 38 яшьлек Диләрә нәни кызлары каршында ирен үтергән
Мәскәүдә яшәүче 38 яшьлек Диләрә С., ике бала анасы, 40 яшьлек ире Андрейны үтергән. Гаепләүче кулга алуны сораса да, Измайлово район суды аңа өй аресты билгеләгән. Хәзер Диләрә берничә көн элек фаҗига булган фатирында арестта яши. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне иртән-иртүк бу фатирда талаш тавышын бөтен күрше-күлән ишетеп тора. Ләкин беркем дә полициягә шалтыратмый.

"Мин иренең тавышын гына ишеттем. Ул сүгенеп, хатынын куып чыгарырга маташты. Бу - алар өчен гадәти хәл, атнасына ике тапкыр шундый талаш була аларда. Без барыбыз да, әлбәттә, Андрейның эчкәнен белеп тордык. Мин күп тапкыр аның баскычта исереп йоклаганын күрдем, ул ишеккә дә барып җитә алмый иде. Хатынына да эләкте инде аннан. Соңгы ике елда мин Диләрәне берничә тапкыр бите, куллары күгәргән килеш күрдем. Чит кеше гаиләсенә тыгылып булмый инде, полициягә дә беркайчан да хәбәр итмәдем, шул көнне дә шалтыратмадым шул", - дип сөйли күрше Наталья.

Диләрә сүзләренчә, аның ире атналар буена айнымыйча эчкән. Ул үзе дә, ике нәни кызы да ирнең ачуын гына чыгарган.

Җинаять эше материалларыннан:

"Иртән ул кибеткә барып кайтты. Кызларга сөт, үзенә бер шешә аракы алган. Бүлмәгә кереп бикләнде дә эчте, аннары йокларга ятты. Кичке дүртләрдә уянып, кызлар белән минем янга килде, сөйләшә башлады. Мәрхүм әтисен искә алды. Гомере бушка узуына зарланды. Без кухняда идек. Мин сөт кайнатуымны, аның оеп төшүен әйттем. Ул шуңа котырды. Ул әчегән сөт салынган кружканы алды да шуның белән минем башыма суга башлады, балалар моны күреп торды. Аннары мине бүлмәгә сөйрәп алып кереп китте, терсәге белән муеныма суга башлады. Мин аннан гафу үтендем, җибәрүен сорадым. Беразга гына тынычланды. Мин бүлмәдән чыга башлагач, куып җитте дә коридор идәненә егып салды. Йөзтүбән салып, куллары, аяклары белән кыйнады, шул ук кружка белән башыма сукты".

Җиде яшьлек Дарика һәм биш яшьлек Влада бу вакытта үз бүлмәләрендә була. Куркынган балалар карават астына кереп ята, калтыраналар.

Җинаять эше материалларыннан:

"Ул мине чәчемнән сөйрәп балалар янына алып керде, алар каршында кыйнавын дәвам итте. Алар елашты, әтиләрен туктарга сорады. Ләкин ул кычкырды, мине дә, балаларны да үтерү белән янады. Мин кызлар өчен курыктым, еллар буена кыйналып торганнан соң, беренче тапкыр мин аңа каршы бардым. Мин аның кулыннан кружканы тартып алдым да аның башына китереп суктым. Кружка ватылды, аның башыннан кан ага башлады. Шуннан соң ул тынычланды, мин канны туктатырга булыштым. Ашыгыч ярдәм чакырырга тәкъдим иттем, ләкин ул каршы килде, кабат эчә башлады".

Исерек ир йокыга китә, тик тынычлык озакка булмый. Ике сәгатьтән ул тагын хатынын тукмый башлый.

Җинаять эше материалларыннан:

"Ул мине кыйнады, кызларыбызны буып үтерәм диде. Аннары ни булганын хәтерләмим инде. Кызлар кычкыргач кына аңыма килдем, кулымда уклау иде. Ирем идәндә ята. Мин ул хәзер аңына килер дә, тагын сугыша башлар дип уйладым. Курыктым, без кызлар белән балалар бүлмәсенә кереп бикләндек тә, өчебез дә йоклап киттек".

Диләрә иртә белән генә бүлмәдән чыга.

Җинаять эше материалларыннан:

"Мин ут яндырдым да иремнең диванда күзләрен йомып утыруын күрдем. Йоклый дип уйладым, исеме белән дәштем. Ул җавап бирмәгәч, аның кулына орындым. Ул салкын иде. Шунда ук коткару хезмәтен чакырдым".

Табиблар ирнең үлгәнен раслый. Диләрәне шул көнне үк тоткарлыйлар. Ул үзен һәм балаларын яклавын сөйли. Сугышканда алган яраларын теркәп куялар, ләкин аның гамәлләрен үз-үзен яклау дип тапмыйлар.

"Сәламәтлеккә зыян китерү, саксызлык аркасында үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачыла. Без моны "үз-үзен яклау"га үзгәртү өчен тырышачакбыз. Ире имгәткән урыннардан тыш, фаҗига булган җирдә аның каны да булуы ачыкланды. Ул чыннан да үзен һәм балаларын яклаган, мондый кыйнау очрагы да беренче тапкыр гына түгел, дип сөйли Диләрәнең адвокаты.

Диләрә моңа кадәр полициягә мөрәҗәгать итеп, аны исерек һәм вәхши иреннән яклау сораган булган. Ләкин Андрей җаваплылыктан качу юлын тапкан. Хокук саклаучыларга мөрәҗәгать иткәннән соң, ире хатынын тагын да ныграк кыйный.

“Ул аның белән аерылышырга да теләде, ләкин булдыра алмады. Фатир иренеке, ә аның торак арендалап торырга акчасы да юк. Андрей беркайчан эшләмәгән, Диләрә гаиләне берүзе тартып бара. Ул гади сатучы булып эшли, табышы да тыйнак кына. Берничә ел элек ире аңа кредит алдыртты. Бизнес башлыйм диде дә, ләкин 300 мең акчаны эчеп бетергән. Банкка Диләрә түли”, - дип сөйләгән Диләрәнең хезмәттәше Галина.

Ә барысы да зур мәхәббәттән башлана. Диләрә белән Андрей 2011 елда танышып, бергә яши дә башлыйлар, балалары да туа.

“Андрей ул чакта бик бәхетле иде. Хатынын да, кызларын да бик яратты. 2014 елда аны алмаштырып куйдылармыни. Әтисе үлгәч, эчә башлады, беркайда эшләмәде”, - дип сөйләгән Андрейның дусты.

Балалар хәзер хастаханәдә. Апалы-сеңелле кызлар сау-сәламәт, алар белән психологлар эшли. Тикшерү барышында кызларны реабилитация үзәгенә урнаштырып торалар. Әлегә аларны алырга теләүче туганнары табылмаган.

Әгәр Диләрәнең җинаятен үз-үзен яклау дип бәяләмәсәләр, аны 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100