Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин клубка ял итәргә бардым, ә иртән реанимациядә айныдым"

Сыктырвкарда яшәүче Екатерина Ивановага (исеме үзгәртелде) ни булган?

news_top_970_100
"Мин клубка ял итәргә бардым, ә иртән реанимациядә айныдым"
Сыктывкарда яшәүче студент кыз Екатерина Иванова иптәш кызы белән төнге клубка ял итәргә барган. Икенче көнне кыз реанимациядә аңына килгән. Ул үзе белән ни булганын хәтерләми. Бу хакта Екатерина PG11.ru порталына сөйләгән.

Бу вакыйта 31 марттан 1 апрельгә каршы төндә була.

Клубка кызлар төн уртасында барып җиткәннәр.

- Иптәш кызым 23 сәгать тирәсендә чакырды, 00.00дә без инде клубта идек. Чыгып китәр алдыннан мин яхшы итеп ашадым, чөнки клубта алкоголь эчәсемне белә идем. Башта без барга барып эчемлекләр алдык. Мин ике рюмка алкоголь алдым. Эчеп бетергәч, 10 минут тирәсе яныбыздагы егетләр белән сөйләшеп утырдык. Аннары мин тагын бер рюмка алдым һәм эчтем. Кәефем бик яхшы иде, бер җирем дә авыртмады. Тагын 10 минуттан без биергә киттек. Шуннан соң мин реанимациядә аңыма килдем. Хәтеремдә берни юк, гүя мин күземне йомган арада башка урында пәйда булганмын.

Янында табиб күргәч, Екатерина аптырап кала. 

- Миңа нәрсә булды, дип сорадым. Егылгансың, дип җавап бирделәр. Шунда гына башым бинтка уралганын сизеп алдым. Табиблар минем сорауларга теләмичә генә җавап бирделәр, әмма миңа мөнәсәбәтләре яхшы иде. Алар миңа анализлар нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Баксаң, төнлә баш мием селкенгән икән. Ә канымда 4,2 промилле алкоголь табылган. Медиклар моның бик зур микъдар булуын әйттеләр, әгәр "ашыгыч ярдәм" вакытында килмәгән булса, мин үләсе булганмын. 

Кыз танышлары сөйләве буенча вакыйгалар хронологиясен төзегән.

- Хастаханәдә мин әйберләрсез идем - телефоным да, рюкзагым да юк. Табиблар мине тулай торактан китергәннәрен әйтте. Мин адекват булмаганмын. Төнге клубка бергә барган иптәш кызым белән элемтәгә кердем. Ул клубтагы гамәлләрем турында сөйләде. Бераз биегәч, мин юкка чыкканмын. Ә бераздан танцполга лаякыл исерек килеш килгәнмен һәм мине клубтан куып чыгарганнар. Иптәшем такси чакыртып, мине тулай торакка кайтарырга кушкан. Бу вакытка минем бер җирем дә бәрелмәгән.

Әмма тулай торакка кыз җәрәхәтләнеп кайтып керә.

- Күрше кызлар минем беренче мәртәбә шушындый хәлдә күрүләрен әйттеләр. Башым нык канаган булган. Тулай торакта мине укшыта башлаган, кызлар, куркып, "ашыгыч ярдәм" чакыртканнар. Табиблар миндә алкоголь белән агулану икәнен белеп алганнар һәм хастаханәгә алып киткәннәр.

Берничә көннән Екатеринаны өенә чыгарганнар. Кыз клубта үзенә ялган алкоголь салганнарын фаразлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100