Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Массаж ясаучы хатын имгәткән дүрт айлык сабый үлгән

Массаждан соң хастаханә табиблары да балага ярдәм итә алмаган.

news_top_970_100
Массаж ясаучы хатын имгәткән дүрт айлык сабый үлгән
Түбән Новгородта күкрәк баласының әти-әнисе массаж ясаучы хатынны сабыйны үтерүдә гаепли. Массаж ясаганда ул баланың муенын имгәткән дип фаразлыйлар. Шуннан соң бала үлгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Массаждан соң, баланы хастаханәгә алып барганнар, тик табиблар берничек тә ярдәм итә алмаган. Соңрак массаж ясаучы хатынның мондый хезмәт күрсәтү хокукы гомумән булмавы ачыкланган. Тик ул үз гаебен танымый. Хатын үзен Ходай биргән сихәткә ия дип исәпли. Медицина белеме булмаган хатын бөтен кешегә массаж ясаган. Олыларга да, балаларга да. Ул комментарий бирүдән баш тарткан.

Дүрт айлык балага массаж ясарга невролог киңәш иткән. Ә "сихәтле" куллы массаж ясаучы хатынны танышлары табып биргән.

Массаждан соң бала озак елагач, "ашыгыч ярдәм" чакырганнар. Тик табиблар аны коткара алмаган. "Бала хәлсезләнде. Муендагы умыртка сөякләре имгәнүе ачыкланды. Шулай итеп сабыебызны югалттык", - дип сөйли әбисе.

"Малай башын күтәрә башлагач, ул кулы белән баланың башын ике тапкыр сулга, аннары уңга таба борган. Шул гамәлләре белән баланың арка миенә зыян китергән. Массаж процедурасыннан соң, кисәк кенә баланың хәле киткән. Хастаханәгә килгәндә ул клиник үлем халәтендә булган. Дәвалауга карамастан, бала үлгән", - дип сөйләгән Түбән Новгород буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Склярова.

Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Баланың туганнары борчыла. Алдакчы массажист хатынга иң күбе 2 елга ирегеннән мәхрүм итү яный.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100