Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машинада батып үлгән әнисен, әтисен, нәни сеңлесен 11 яшьлек малай тапкан

Гаилә кичке дүртләр тирәсендә грунт юл буенча елгага су коенырга чыгып киткән булган. Алар кайтмагач, малай туганнарын эзләп киткән.

news_top_970_100
Машинада батып үлгән әнисен, әтисен, нәни сеңлесен 11 яшьлек малай тапкан
Зөя елгасында батып үлгән өч кеше, шул исәптән балигъ булмаган бер бала мәете табылган. Россия Тикшерү комитетының Ульяновски буенча Тикшерү идарәсе әлеге вакыйга буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда идарәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

21 июльдә Зөя елгасында, Загородный бистәсе янында баткан ВАЗ-2121 машинасы табылган. Машинада 38 яшьлек йөртүче, 31 яшьлек пассажир хатын, аның 4 яшьлек кыз баласының мәете булган. 

Елгадагы автомобильне бу гаиләнең 11 яшьлек улы тапкан. Туганнары кайтмагач, малай үзе аларны эзләргә чыккан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, гаилә кичке дүртләр тирәсендә грунт юл буенча елгага су коенырга чыгып киткән. Юлдан 2 метр ераклыкта 5 метр биеклектәге текә яр булган. Машина шуннан төшеп киткән булуы ихтимал.

Бу ир белән хатын полициядә хисапта торган. Алар алкогольле эчемлекләрне чамасыз кулланган. Хәзерге вакытта фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау эшләре бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100