Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Машина времени" төркеме катнашучысы вафат

"Машина времени" төркеме катнашучысы вафат

news_top_970_100
"Машина времени" төркеме катнашучысы вафат
"Машина времени" төркеменең әгъзасы Сергей Остроумов 54 яшендә бүген вафат булган. Бу турыда төркемнең музыкаль җитәкчесе Андрей Макаревич социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.

"Сергей Остроумов үлде", - дип язган Макаревич.   

Әлегә Остроумовның үлеме сәбәбе хәбәр ителми. 



Сергей Остроумов "Машина времени" төркеменең катнашучысы, "Оркестр креольского танго" төркемендә барабанчы булган. Остроумов Россиядә һәм чит илләрдә төрле фестивальләрдә катнашкан.

Сергей Остроумов Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган булган.

Төркемнең матбугат хезмәте музыкантның иртән-иртүк үлүен хәбәр итә. "Төн буена табиблар аның гомерен саклап калу өчен көрәште. Ләкин тартып чыгара алмадылар", диелгән бу хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100