Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мамадышта көнче ир-ат сөяркәсенә миллион ярымлык зыян китергән

Янгын вакытында күршеләрнең фатирына да зыян килгән. 

news_top_970_100
Мамадышта көнче ир-ат сөяркәсенә миллион ярымлык зыян китергән

Мамадыш районында яшәүче көнче ир-ат элеккеге сөяркәсенең фатирына ут төртеп яндырган. Матди зыян миллион ярым сумга төшкән. Бу турыда Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңа кадәр дә хөкем ителгән 50 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачылган. Аны үтерү белән янауда, торакка рөхсәтсез керүдә, ут төртеп, чит кеше милегенә зыян салуда гаеплиләр.

2018 елның җәендә бер ир-ат элек бергә яшәгән сөяркәсен көнли башлый. Аңа үтерү белән яный.

7 августта бу ир-ат сөяркәсе фатирына тәрәзәдән керә. Идәнгә мотор мае сибә һәм ут төртә. Шулай итеп фатир тулысынча янып бетә.

Матди зыян 1,4 миллион сумнан артык булган. Шулай ук янгын вакытында күршеләрнең фатирына да зыян килгән. Алар зыянны 250 мең сум дип бәяли.

Хөкем ителүче ир-ат гаебен таныган. Аны ике елга каты режимлы колониягә хөкем иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100