Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Магнитогорскида шартлаган йорт хәрабәләреннән 11 айлык баланы чыгарганнар

Магнитогорскида шартлаган йорт хәрабәләреннән 11 айлык баланы чыгарганнар

news_top_970_100
Магнитогорскида шартлаган йорт хәрабәләреннән 11 айлык баланы чыгарганнар
Магнитогорскида газ шартлау нәтиҗәсендә ишелгән йорт хәрабәләреннән 11 айлык баланы коткарганнар. Бу хакта Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский сүзләренә сылтама белән Life яза. 

- Коткаручылар елау тавышын ишеткән. Баланы аның караватта ятуы һәм җылы төрелгән булуы коткарган, - диелә хәбәрдә. Коткарылган бала өчен хәзер реанимация әзерлиләр.

Коткаручылар баланың кайсы катта яшәвен һәм әти-әнисенең исән булу-булмавын ачыклыйлар.


  • Магнитогорскида торак йортта газ шартлау - саннарда:

15 сәгатькә: 8 кешенең мәете табылган.
Хәрабәләр астыннан 14 кеше коткарылган.
Карл Маркс проспекты, 164 йорт 10 катлы, 622 фатирлы, анда 1329 кеше яшәгән
Йорт 1973 елда төзелгән
6 һәм 7 подъездлар арасындагы 3-10 катлардагы фатирлар ишелгән
35 фатир зыян күргән, аларда 133 кеше теркәлгән
35 кеше турында мәгълүмат юк, алар арасында балалар да бар

2 гыйнвар Чиләбе өлкәсендә матәм көне дип игълан ителгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100