Магнитогорскида хәрабәләрдән коткарылган 11 айлык бала терелә
Магнитогорскида хәрабәләрдән коткарылган 11 айлык бала терелә
Мәскәүдәге Рошаль исемендәге балалар клиникасыннан яхшы хәбәр - Магнитогорскида шартлаган йорт хәрабәләреннән коткарылган 11 айлык Ваня терелә, ул ясалма сулыш алдыру аппаратыннан өзелгән, хәзер үзе сулый башлаган. Аның хәле стабиль дип бәяләнә, дип яза Лайф.
- Узган тәүлектә бала үзе сулыш ала башлады, аңа кислород бирелә, - дип хәбәр иткән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы.
11 айлык Ваня 1 гыйнвар көнне табылган иде. Коткаручылар аны елау тавышы буенча эзләп тапты. Ваняны ашыгыч рәвештә Мәскәүгә җибәрделәр, анда ул әйдәп баручы клиникада дәвалана. 2 гыйнвар көнне малай янына министр Вероника Скворцова килде. Малайның башы җәрәхәтләнгән булса да, баш миенә зыян килмәгән. Министры моны бәхет дип атады.
Кечкенә Ваняның әнисе дә, әтисе дә, абыйсы да исән. Фаҗига булган көнне әтиләре эштә булган. Әнисе Ольга олы баласы белән диванда йоклаган, ә Ваня балалар караватында булган. Шартлаудан соң Ольга белән бала яткан диван аска төшеп киткән, ә Ваня үз караватында хәрабәләрдә өстәрәк калган. Ольга баласы белән хәрабәләрдән чыга алган. Ваняның исән калуын коткаручылар баланың җылы киенгән булуы һәм каркас кебек караватта ятуы белән аңлаталар. Бәбиен коткаручыларга Ольга олы рәхмәтләрен җиткерде.