Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Карыйм, балам белән ирем өченче һәм дүртенче кат арасында эленеп калды": хәрабәләр астыннан коткарылган кешеләрнең язмышлары

Магнитогорскида шартлаган йорт хәрабәләреннән коткарылган кешеләр ниләр кичерүләре турында сөйли. Аларның үзәк өзгеч тойгыларын Лента.ру басмасы журналисты язып алган. Шул материалдан өзекләр тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Карыйм, балам белән ирем өченче һәм дүртенче кат арасында эленеп калды": хәрабәләр астыннан коткарылган кешеләрнең язмышлары
Магнитогорскидагы Карл Маркс урамы 164 адресы буенча урнашкан йортта 31 декабрь көнне күпләр Яңа елны каршы алырга әзерләнгән. Кругляковлар гаиләсе башлыгы өч яшьлек улына бүләк әзерләп, аны чыршы астына куйган...

Иртәнге алтыда яшь әни Ирина Круглякова көчле тавышка уянып китә. Улы белән ире йоклаган диван янына йөгереп килә. Диван шул мәлдә аска төшеп китә.

- Карыйм, балам белән ирем өченче һәм дүртенче кат арасында эленеп калды. Баламны чыгара алдым, ә ирем үзе чыкты. Ул армиядә булган, ныклыгы бар. Без подъездга йөгереп чыктык, ә баскыч инде юк иде. Аста ир-атлар күренде, алар баламны кабул итеп алудан курыкмады. Ирем белән аска төшкәнебезне хәтерләмим дә. 1 гыйнвар көнне генә тулы бер каттан сикергәнебезне аңладым. Без шок хәлендә идек, - дип искә ала Елена.

***
Шартлаган подъездның алтынчы катында өч балалы таҗик гаиләсе - Шухрат белән Рәджомбо яшәгән. Хатыны өйдә балаларын тәрбияләгән, Шухрат сату белән шөгыльләнгән.

Әни кеше һәм балалар һәлак. Шухратны фаҗигадән соң җиде сәгать үткәч харәбәләрдән чыгарганнар, ул авыр хәлдә хастаханәдә ята, аңа операция ясаганнар. 

- Нәрсә булганын белгәч, көн саен хастаханәгә Шухрат янына киләм. Аларның олы улына алты яшь иде. Күптән түгел ул йөргән балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булды. Барыбыз да аларның матур фотоларын карадык, шатланып утырдык. Таҗикстанда бөтен таныш-белешләр Шухратлар гаиләсе турында кайгылы хәбәрләрне белә, барыбыз да кайгыда. Без аның белән авылдашлар. Мин анда укытучы булып эшләдем, таҗик телен укыттым. Рәджомбо белән балаларны тапсалар, туган ягыбызга алып кайтып җирләячәкбез, - дип сөйли гаилә дусты Абдулвәли Солтанов.

24 яшьлек яшь әни һәм аның өч балаларының үле гәүдәсен 3 гыйнвар көнне тапканнар. Якын арада аларны Таҗикстанда алып китәчәкләр.

***
Сәнәгый альпинист булып эшләүче Рәхим Гәипов шартлаган йорт каршындагы биш катлы йортта яши. Менә инде берничә көн ул хәрабәләр астыннан чыгарган биш яшьлек кызны эзли.

- Ул аксыл-соры төстәге башлыктан һәм өч помпонлы курткадан иде. Мөгаен, әти-әнисе аны киендерергә өлгергәндер, ә үзләре... Әгәр алар исән түгел икән, мин кызны үз гаиләмә алырга риза, - ди 27 яшьлек Рәхим.

Яшь ирнең өч баласы бар инде: ике кыз һәм хатынының ятим калган энесен үстерә ул. Биш катлы йортта алар фатир арендалап тора икән. Бер ел эчендә Рәхимнең балалары күрше йорттагы балалар белән дуслашып өлгергән булган.

Рәхим фаҗигане үз күзләре белән күргән. Аларның хатыны Галина белән авылдан кайтып кергән мәле булган. 

- Йорт ишегалдында 10-20 кеше елап һәм кычкырып басып тора иде. Коткаручылар ишегалдына кереп баралар иде. Мин аркага таба чаптым. Өстемә нәрсә дә булса ишелер дип уйламадым да. Кешеләрне тизрәк коткарырга кирәк дип уйладым. Миңа Виктор Крылов та иярде, без аның белән хәрабәләр арасыннан өскәрәк мендек. Шунда кемдер миңа биш яшьләрдә булган кыз баланы тоттырды. Ул еламый иде. Аны чыгарганда, әниең белән әтиең кайда дип сорадым. Ул артка күрсәтте. Әмма анда беркем дә юк иде, бөтен нәрсә ишелгән иде. Мин баланы коткаручыларга тапшырдым, алар аны якында торган янгын сүндерү машинасына утыртты. Шуннан соң мин аны күрмәдем, - дип искә ала Рәхим.

***
Евгений һәм Людмила Белоглазовлар бу йортта 28 ел яшәгәннәр. Өч ул үстергәннәр. 

- Йортыбыз җимерелгәндә бер өйдә идек. Улларыбыз бер көн алдан Курганга дуслары янына китте. Мин иртәнге биштә торып су эчтем дә, йоклап китә алмыйча яттым. 40 минутлар телевизор карадым, аннары йокыга киткәнмен. Һәм бик көчле тавышка уянып киттем. Көчле шартлау булды. Минем үз гомеремдә әллә нинди тавышлар да ишеткәнем бар, әмма бу тавышны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Аннары урамда кычкырган кешеләрне ишетеп алдым. Аркага беренче корбаннар очып төшә башлады, ә йортның өске өлеше җимерелә башлады, - дип искә ала Евгений.

- Мин җир тетри дип уйладым. Аннары арка астында торган Nexia машинасы шартлаган дип уйладым. Безнең машина да йорт янында тора иде, аңа нык зыян килгән. Әмма ОСАГО буенча акчасы кайтарылмаячак ди, бу иминият очрагы дип саналмый икән, - ди Людмила.

Евгений белән Людмила, шулай ук аларның күршеләре Григорий белән Айнур диван өстендә катып калган плитә астында калып, могҗиза белән генә исән калганнар. Тәннәре сыдырылып бетсә дә, алар фатирдан чыга алганнар. Канга баткан Айнур белән Григорийны күргән Людмила егетләргә ярдәм итәргә тотынган. Хәрабәләрдән тизрәк чыгарга кирәк дип уйламаганнар да.

- Мин күршедә яшәүче Алексейны күреп алдым, ул фатирыннан чыгып бара иде. Карасак - баскыч инде юк, аска төшеп киткән. Шунда гына йорттан тизрәк чыгарга кирәген аңлап алдым. Бөтен ярыклардан соры тузан чыга башлады, сулыш алу кыенлашты. Люба чүпрәкләрне юешләде, күршеләргә таратты. Алексей хатынын, 7 һәм 15 яшьлек кызларын җыйды һәм алар безгә керделәр. Алексей балконга менеп, күршеләрнең тәрәзәсен ватты, шунда күчте һәм барыбызны да шунда тартып кертә башлады. Күршеләр нәрсә эшләгәнебезне дә аңламады, әмма комачауламады. Алар шок хәлендә иде. Алексей безне, үз гаиләсен, Григорийны тартып кертте, - дип сөйли Евгений.

Белоглазовлар җиңел курткалар һәм паспортлар гына алганнар. Алар фатирларына кире керә алырбыз дип уйлаган. 2018 елда гына ремонт ясаган идек, фатирыбызны җуярбыз дип уйламадык та, ди алар. 

  • Магнитогорскида йорт шартлау нәтиҗәсендә 39 кеше һәлак. Кичә аларны җирләү башланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100