Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Магнитогорскида ишелгән йорт хәрабәләреннән исән килеш коткарылган 11 айлык сабыйның әтисе: "Сөйлисем килми, күз тиюдән куркам"

Магнитогорскида ишелгән йорт хәрабәләреннән исән килеш коткарылган 11 айлык сабыйның әтисе: "Сөйлисем килми, күз тиюдән куркам"

news_top_970_100
Магнитогорскида ишелгән йорт хәрабәләреннән исән килеш коткарылган 11 айлык сабыйның әтисе: "Сөйлисем килми, күз тиюдән куркам"
Магнитогорскида ишелгән йорт хәрабәләреннән исән килеш табылган һәм хәзерге вакытта Мәскәү клиникасына дәваланучы 11 айлык Ваня Фокин янына бүген коткаручылар килеп киткән. 

Баланы коткаручылар, Ваняга тизрәк савыгуын теләп, уенчык бүләк иткәннәр. Бу хакта РИА Новостига баланың әтисе Евгений Фокин хәбәр иткән.

  • Ваняны коткаручылар фаҗигадән соң 30 сәгать үткәч елавын ишетеп табып алганнар иде. Табиблар, баланы тикшергәннән соң, баш мие җәрәхәтләнгән, күп урыннары сынган, аяклары-куллары нык өшегән, бөер эшчәнлеге бозылган дигән диагнозлар куйды. Сабыйны кичекмәстән Мәскәүнең әйдәп баручы клиникасына җибәрделәр, аны биредә илнең иң яхшы табиблары карый. 

Ваняның хәле көннән-көн яхшыра. Баш мие тотрыклылыгына зыян килмәгән, бөер функциясе нормальләшкән. Тик менә өшегән аягын саклап кала алачаклармы - монысы әлегә билгеле түгел.

"Мин үзем Магнитогорскида, хатыным белән шалтыратышып торабыз. Әйе, коткаручылар хастаханәгә килгән, Ванечканың хәлен белгәннәр, аңа йомшак уенчык бүләк иткәннәр. Мин бу айда Мәскәүгә барырга җыенам, бәлки күпмедер вакытка шунда калырмын. Балабызның хәле стабиль, үзгәрешсез. Аллага шөкер, хәле начарланмый. Әлегә аягы белән проблема бар, әмма бүтән берни дә сөйлисем килми, күз тиюдән куркам", - дип сөйләгән журналистларга Ваняның әтисе.

Фаҗига булган көнне Фокиннарның әтиләре эштә булган. Әнисе Ольга олы баласы белән диванда йоклаган, ә Ваня балалар караватында яткан. Шартлаудан соң Ольга белән бала яткан диван аска төшеп киткән, ә Ваня үз караватында хәрабәләрдә өстәрәк калган. Ольга баласы белән хәрабәләрдән чыга алган. Ваняның исән калуын коткаручылар баланың җылы киенгән булуы һәм каркас кебек караватта ятуы белән аңлаталар. Бәбиен коткаручыларга Ольга олы рәхмәтләрен җиткерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100