news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мөслимдә югалган Алмазның велосипеды һәм киемнәре елга буенда табылган

Егетнең велосипеды табылган.

news_top
Мөслимдә югалган Алмазның велосипеды һәм киемнәре елга буенда табылган
Мөслимдә югалган 19 яшьлек Алмаз Гыйльфановның 21енче август көнне югалуын язган идек. Ул төшке ашны ашаганнан соң, бер егет белән велосипедка утырып чыгып китә. Әбисе Лидия ханым сөйләвенчә, шул көннән бирле аннан бер хәбәр дә юк.

“Татар-информ”га үз чыганагы хәбәр иткәнчә, әлеге сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, егетнең велосипеды һәм шәхси әйберләре табылган. Мөслим полициясендә дә әлеге хәбәрне расладылар.

- Егет әлеге табылмады. Эзләүчеләр бүген елга буенда киемнәрен һәм велосипедына юлыктылар. Шушы юнәлештә эзләү эшләре дәвам итә, - диделәр дежур бүлегендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар