Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә бер ир-ат нәни малайны ун ел буена көчләп, коллыкта тоткан

Мәскәүдә бер ир-ат нәни малайны ун ел буена көчләп, коллыкта тоткан

news_top_970_100
Мәскәүдә бер ир-ат нәни малайны ун ел буена көчләп, коллыкта тоткан

Мәскәүдә Эдурад Н. исемле ир-ат чит кеше баласын ун ел дәвамында коллыкта бикләп тоткан, көчләп яшәгән. «Ун ел буена баланы коллыкта тоткан педофилны хөкем итәләр», дип хәбәр итә НТВ каналы. Башкаланың Симонов судында әлеге кешегә карата суд процессы башланган.

НТВ каналы хәбәр иткәнчә, җинаятьтә гаепләнүче ир-ат корбанын 2007 елның июль аенда очрата. Бу вакытта малайга тугыз яшь була. Танышлары сүзләренчә, бала тәмәке тарта, аракы эчә һәм үз өеннән качып чыгып киткәли. Бу вакытта баланың әнисе исереп йөри, улын кыйный.

Эдуард Н. бу балага бергә яшәргә тәкъдим итә. Малай ризалаша. Эдуард Н. баланы өенә алып кайта һәм аерым бүлмәгә бикли. Бу кеше баланы беркая да чыгармый, яшереп тота. Баланың ярдәмгә мохтаҗ булуын файдаланып, ир-ат аңа карата җенси гамәлләр кыла, көчли, дип сөйләгән Тикшерү комитеты вәкиле.

Малай бераз үскәч, хуҗасы аңа кичке якта урамга чыгарга рөхсәт итә. Егет булып җиткән малай качарга да омтылмый, ярдәм дә сорамый. Психологлар фикеренчә, бала ике начарлыкның берсен сайлаган - өйдә дә тормышы яхшы булмаганга, ул коллыктан качарга омтылмаган. Ун ел дәвамында күрше-күлән дә бу сәер парга игътибар итмәгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

2017 елда бу егетне урамда полиция хезмәткәрләре туктата. Аның документларын тикшермәкче булалар. Тик 19 яшьлек егетнең паспорты булмый. Шул чакта бу кешенең инде ун ел буе эзләүдә булуы ачыклана. Югалган баланы бөтен ил буйлап эзләгәннәр. Ә ул күршедә генә диярлек яшәгән.

Шушы елларда ук әлеге коммуналь фатирда Эдуард Н.ның әнисе дә яши. Ул да баланы күрә, алар аралашалар. Ләкин бу хатын да полициягә хәбәр бирми. Тикшерүчеләр хатынны җинаятьтә гаепләми, ул шаһит буларак карала.

Бала бу елларда мәктәпкә дә йөрмәгән. 19 яшьлек егетне яңадан язарга һәм укырга өйрәткәннәр. Ул күптән түгел генә үз гаиләсендә яши башлаган.

Малайны коллыкта тоткан Эдуард Н. моңа кадәр дә хөкем ителгән. Ул үз гаебен таныган. Хәзер аны 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100