Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә укучы малай, рогаткадан атып, 14 яшьлек кызның күзен чыгарган

Күзе җәрәхәтләнгән кызны хастаханәгә китергәннәр.

news_top_970_100
Мәктәптә укучы малай, рогаткадан атып, 14 яшьлек кызның күзен чыгарган

Башкортстанда мәктәптә укучы малай рогаткадан аткан һәм үз яшендәге бер кызның күзенә тидергән. Бу турыда «Башкорстан» телекомпаниясе хәбәр итте.

Хәйбулла районында яшәүче 14 яшьлек кыз баланы хастаханәгә китергәннәр. Аның күзе тишелеп яраланган.

Телеканалга хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткәнчә, җиденче сыйныфта укучы малай бу кызга таба рогаткадан аткан. Шулай итеп ул кызның күзен имгәткән.

«Бу вакыйга буенча тикшерү эшләре бара. Тикшергәннән соң, процессуаль нәтиҗә ясалачак», — дип әйткәннәр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100