Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп укучысы дәрес вакытында вафат булган

Мәктәп укучысы дәрес вакытында вафат булган

news_top_970_100
Мәктәп укучысы дәрес вакытында вафат булган
Владивостокның №12 мәктәбендә дәрес вакытында укучы вафат булган.

Newsbox24.tv сайты хәбәр итүенчә, укучы дәрес вакытында аңын югалта һәм идәнгә шуып төшә. Моны классташлары күреп, укытучыга әйтә. Әмма укытучы тиз арада укучыга ярдәм итәсе урынга паникага бирелә.

Мәктәпнең табибы эш урынында булмый. Укытучылар ашыгыч ярдәм чакырасы урынга ярты километр ераклыктагы поликлиникага йөгереп, табиб алып килергә кирәк дигән карарга килә. Табибны алып килгәнче ун минут вакыт уза. Әмма килгән табибның реанимацион чаралар уздырырга махсус җиһазлары һәм препаратлары булмый. 

Ашыгыч ярдәм чакырырга уйлыйлар, әмма буш бригадалар булмый. Ярты сәгатьтән гадәти бригада, 1,5 сәгатьтән генә реанимация килә. Әмма алар килеп җиткәнче укучы инде үлгән була. 

Интернет кулланучылары мәктәптә табиб булуын, әмма аның эш урынында булмавын гаепли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100