Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәп лагерендә бала үлгән

Сигез яшьлек малай турникта асылынып торган.

news_top_970_100
Мәктәп лагерендә бала үлгән
7 июньдә Күмертауда балигъ булмаган бала белән фаҗига килеп чыккан. Мәктәп лагерендә вакытта спорт мәйданчыгында бала үлгән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Спорт мәйданчыгында сигез яшьлек малай турникта асылынып торган. Бер мизгелдә баланың хәле киткән һәм ул егылган.

Урынга «ашыгыч ярдәм» табиблары килгән. Алар малайны хастаханәгә алып киткән.

«Башинформ» агентлыгына билгеле булганча, бала хастаханәгә килгәндә инде үлгән булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, мәрхүм малайның йөрәге сәламәт булмаган.

Тикшерү комитеты бу очрак буенча тикшерү эшләре уздыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100