Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мәхәббәт өчпочмагы": Мәскәү егетен туе алдыннан вәхшиләрчә үтергәннәр

"Мәхәббәт өчпочмагы": Мәскәү егетен туе алдыннан вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top_970_100
"Мәхәббәт өчпочмагы": Мәскәү егетен туе алдыннан вәхшиләрчә үтергәннәр
26 апрельдә Мәскәүнең көньяк-көнбатышындагы Островитянов урамында бер ир-ат мәете табыла. Аңа күп тапкыр пычак белән кадаганнар. Фаҗига "мәхәббәт өчпомагы" аркасында килеп чыккан. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

25 апрельдә кичке якта 34 яшьлек Анна Б. һәм 37 яшьлек Андрей П. үз өйләрендә була. Алар янына 22 яшьлек Мран Д. исемле егет килә. Ул контракт буенча хәрби хезмәттә була. Алар өчәүләп алкогольле эчемлекләр эчеп утыралар.

Иртәнге дүртләр тирәсендә ир-атлар тәмәке тартырга подъездга чыга. Алар талаша башлый. Мран пычак тартып чыгара һәм көндәшенә кадый. Башлангыч мәгълүматлар буенча, Мран корбанына пычак белән 34 тапкыр суга. Андрей урында ук һәлак була. Җинаятьче качып китә.

РЕН ТВ каналы мәгълүматы буенча, Анна шушы көннәрдә Андрейга кияүгә чыгарга җыена. Мран исә бу хатынны ярата һәм кияүгә чыкмавын үтенә. Фаҗига булган көнне дә ул Аннаны кияүгә чыгу уеннан кире кайтырга инандырмакчы булып килә. Аларның әңгәмәсе озакка сузыла. Бу сүзләргә Андрей да кушыла. Шуннан соң Мран Андрейны вәхшиләрчә үтереп ташлый.

Җинаять кылганнан соң, Мран хәрби частенә кайта. Аны шунда кулга алалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100