Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мәхәббәт өчен җәза": Гашыйк кыз әти-әнисеннән качып китеп вәхши ир капкынына эләккән

"Мәхәббәт өчен җәза": Гашыйк кыз әти-әнисеннән качып китеп вәхши ир капкынына эләккән

news_top_970_100
"Мәхәббәт өчен җәза": Гашыйк кыз әти-әнисеннән качып китеп вәхши ир капкынына эләккән
Cызрань шәһәрендә яшәүче бер кыз гашыйк була һәм егете белән чит илгә кача. Ә бу егет бик вәхши кеше булып чыга.  Кыз үзенең язмышы турында КТВ-Луч каналы хәбәрчесенә сөйләгән. Ул исемен үзгәртергә сораган, тиз гашыйк була торган кызларны кисәтәсе, акыллырак булырга киңәш итәсе килүен әйткән.

20 яшьлек Наталья Карпенко үзенең фотосын социаль челтәрдә урнаштыра. Кызның таныш егете бу фотоны күреп ала. Ул Натальяга үзенең Сергей исемле иптәше белән таныштырырга теләвен әйтә. Имеш, башка шәһәрдә яшәүче Сергейга Натальяның фотосы ошаган һәм ул үзе кыз белән танышырга тели.

Кыз ризалык бирә, алар Сергей белән аралаша башлыйлар. Соңрак егет белән кыз очраша. Ләкин Натальяның әти-әнисе Сергейны ошатмый.

"Мин гашыйк булдым. Кичке якта бер чиләк күз яше түктем. Берничә минуттан тәрәзәгә нидер тиде. Балконга чыгып карасам, анда Сергей басып тора. Ул тәрәзәгә вак ташлар ыргыта икән. Ул бик матур, батыр иде, мине үпмичә китә алмыйм диде. Шуннан соң подвал будкасына басып, минем балкон рәшәткәсенә сикереп ябышты. Мин аска иелеп, аны үбеп алдым. Шул мизгелдән башымны югалттым", - дип сөйләгән Наталья КТВ-Луч хәбәрчесенә.

Бер атнадан соң кыз сөйгән егете белән кача. Сергей Натальяны Казахстандагы бер кечкенә генә шәһәргә алып китә. Наталья шунда ир бала таба. Соңрак ачыкланганча, Сергей криминаль төркем әгъзасы булып чыга. Натальяның тормышы тәмугка әверелә. Ир монстрга әйләнә, яшь хатынын кыйный, өйдән чыгармый, көчли, әти-әнисе белән аралаштырмый. Бер елдан соң Сергей Натальяны баласын тәрбияләүдән дә читләштерә.

"Өч ел чит илдә, чит шәһәрдә яшәү - мәхәббәтем өчен иң зур җәза булды. Дусларым, туганнарым юк, өйдә талаш һәм кыйнау гына. Сергей кеше үтереп йөргән дип тә уйлыйм. Бер ай элек мин улымны алдым һәм Сергей өйдә юк чакта чыгып качтым. Россиягә кайттым. Очраган машиналарга утырып кайттым. Әти белән әни бик елады", - дип сөйләгән Наталья.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100