Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Луиза Хәйруллинаның ире, хатынын утыртмасыннар өчен, халыктан акча җыю оештырырга ниятли

Луиза Хәйруллинаның ире, хатынын утыртмасыннар өчен, халыктан акча җыю оештырырга ниятли

news_top_970_100
Луиза Хәйруллинаның ире, хатынын утыртмасыннар өчен, халыктан акча җыю оештырырга ниятли

РИА Новости язуынча, банктан акча урлаган Луиза Хәйруллина бу җинаятькә ире басымы астында барган. 

Өлкән кассирның акча сакланган бүлмәгә керү мөмкинлеге булган. 27 май көнне ул үзен эштән иртәрәк җибәрүләрен сорый. Луиза киткәннән соң банкта 20 миллионнан артык акча юк икәнен ачыклана (9 миллион сум, 101.315 евро, 140.900 доллар). Полицейскийлар аның өенә юнәлә, әмма ул инде балалары һәм ире белән качып киткән була. 23 миллион сумны ул хатын-кыз сумкасына сыйдыра алган - акчаларның бер өлеше евро һәм долларларда булган. 

Бу хәлгә Луизаның дуслары һәм танышлары ышанырга да теләмәгән - аны бик тыйнак һәм җаваплы кеше дип белгәннәр. Хәйруллиннар ярлы яшәмәгән. Луиза банкта 12 ел эшләгән, ире төньякка вахтага йөргән. Алар берничә ел элек шәһәрдә затлы йорт сатып алган. Маратның танышы Азамат аның комарлы уеннар белән мавыкканын кире каккан. "Бик яхшы кеше һәм әйбәт белгеч", - дигән ул. 

Луизаның социаль челтәрләрдә актив була, күп фотолар тезә. Җинаять ясалган көнне ул үзенең аккаунтларын яба, әмма берсендә "Тормышта яшәргә кирәк, аны югалтырга түгел", - дип язган. 


Әмма Луизаның әтисе Рамил Мулләхмәтов "Россия 1" каналына гаиләнең финанс пробелмалары булуы хакында сөйләгән. Ул Маратның, бурычларын кайтару өчен, әҗәткә 1,5 миллион сум алып торганын әйткән.

Полиция Хәйруллиннар Казахстанга качкан дип уйлаган - чөнки Салаваттан чиккә кадәр нибары 400 километр гына. Соңрак Луиза инде үтерелгәндер дип фаразлаганар. Әмма чынбарлык күпкә гадирәк булып чыга. РИА Новости язуынча, Луизаның якыннарының телефоннарын тыңлаганнар. Луизага теркәлгән бер симкадан шалтырату була. РИА Новости чыганагы язуынча, Луиза балаларына социаль хезмәтләр пособие күчергәнме-юкмы икәнен тикшерү өчен телефонын үзе кабызып алган. Телефонның кайда икәнен ачыклап, Луизаны Казандагы фатирда кулга алганнар. Акча табылмый. Луизаның ире Марат бөтен акчаны уен автоматларында оттырып бетердем дигән.

Луизаны тикшерү изоляторына озаталар. Ә Марат Хәйруллинны иреккә чыгаралар. Ул озакламый "Россия 1" каналында Андрей Малаховның тапшыруында катнашачак һәм Россия халкыннан 23 миллион сум акчаны җыеп бирүне сораячак. Аның фикеренчә, банкка бурычны кайтарган очракта, Луизаны утыртмаячаклар. Белгечләр фикеренчә, бурыч кайтарылган очракта, суд карары йомшаграк булырга мөмкин. Аны ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Марат Хәйруллинны утыртачаклармы-юкмы икәне билгесез - әгәр дә аның хатынына урлашырга ярдәм иткәне дәлилләнсә, ул гаепле дип табылачак. Луиза Хәйруллинага адвокат яллаган эшмәкәр Азамат Галин фикеренчә, бу җинаятьтә төп гаепле кеше - Марат. "Мин кичә Луизаның ире белән очраштым, - дигән ул. - Аның фикеренчә, банктан акчаларны соңгы ике елда алып чыкканнар. Гомуми сумма - 25 миллион 500 мең сум. Бу ирнең таләбе булган - аңа комарлы уеннарда катнашу өчен акча кирәк булган". 

"Вконтакте" сайтында Луиза Хәйруллина фонды барлыкка килде. Бу сайтта язуларынча, җинаятьтә гаепле кеше - Марат. Анда да шул ук мәгълүмат китерелә - Марат соңгы ике елда Луизаны банктан акча алып чыгарга мәҗбүр иткән. "Ул башта хатынын күпмедер акча алып чыгарга мәҗбүр иткән, аннары "полициягә әйтәм" дип куркыткан, тагын алып чыгарга кушкан. "Акча эшлибез дә кире кайтарабыз", - дип алдап торган", - дип язалар сайтта. Маратның үзен яхшы хис итүен, әйбәт киенгән булуын һәм кыйммәтле телефоннан сөйләшүе турында язганнар. 

Галин әйтүенчә, Марат интервью биргән өчен журналистлардан гонорарны алган инде һәм Малахов тапшыруында катнашу өчен Мәскәүгә очкан. Луиза, иренең иректә икәнен белгәч, бик нык кәефе төшеп, сүгенгән.

35 яшьлек Луиза һәм аның 41 яшьлек ире 20 ел элек танышкан була.

Бу җинаять банкның сак хезмәтенә карата да гаеп ташларга мөмкинлек бирә, дип яза "Свободная пресса". Беренчедән, банк ни өчен чит кешегә зур суммада акча бирергә мөмкинлек тудырган? Икенчедән, ни өчен каравылчылар зур сумка белән ишектән чыгып барган хатынны тоткарламаган? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100