Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лев Лещенконы концерт вакытында хастаханәгә алып киткәннәр

«Әйе, госпитализация булды», - дип раслаган 76 яшьлек артист үзе.

news_top_970_100
Лев Лещенконы концерт вакытында хастаханәгә алып киткәннәр

Мәскәүдә концерт вакытында РСФСРның халык артисты Лев Лещенко үзен начар хис итә башлаган. Сәхнә артында хәле киткән җырчыны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Шимбә көнне, 8 декабрьдә, «На благо всего мира» дип аталган концерт вакытында артист үзен начар хис итә башлаган. Аны Мәскәүдәге хастаханәләренең берсенә озатканнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Әйе, госпитализация булды. Хәзер барысы да нормада. Владимир Шаинский истәлегенә багышланган концертта чыгыш ясарга җыенам», — дип сөйләгән агентлыкка 76 яшьлек Лев Лещенко үзе.

Танылган композитор Владимир Шаинский истәлегенә багышланган «Шаинский-FOREVER!» тамашасы 10 декабрьдә Дәүләт Кремль сараенда була.

  • Лев Лещенко Россия халкына «День Победы», «Родительский дом», «Ни минуты покоя», «Прощай», «Почему ты мне не встретилась», «Родная Земля», «До свиданья, Москва», 1980нче елгы Олимпиада җыры белән яхшы таныш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100