Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызның кабыргалары сынган, үңәче өзелгән - дусты 18 метрлы күпердән төртеп төшергән

Кызны төртеп төшергән һәм очып барган мизгеле видеога эләккән.

news_top_970_100
Кызның кабыргалары сынган, үңәче өзелгән - дусты 18 метрлы күпердән төртеп төшергән
7 августта Америкада Льюис елгасындагы күпердән сикерергә куркып торган кызны дус кызы төртеп төшергән. Төшеп киткән кызның күп урыннары имгәнеп, хастаханәгә эләккән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Моултон шарлавыгы өстеннән ясап куелган күперне эсктремаллар бик ярата икән. Хәзер бу урындагы сикерүләрне тикшерү белән полиция шөгыльләнә, диелгән әлеге хәбәрдә.


16 яшьлек Джордан Холгерсонны олырак иптәш кызлары сикерергә күндергән булган. Ләкин соңгы мизгелдә бу кыз сикерүдән кире уйлап, кырыйга китәргә ниятләгән. Шул вакытта иптәш кызы Джорданга "яхшы ярдәм" иткән - күпердән төртеп төшереп җибәргән. Көч белән этеп төшергәннән соң, кыз елгага бөтен гәүдәсе белән егылып төшкән, судан көч хәл белән генә чыккан.

Хәзер имгәнгән кызны табиблар дәвалый. Аның биш кабыргасы сынган, үңәче өзелгән, үпкәләре имгәнгән. Дәвалану өчен берничә ай кирәк булачак дип фаразлыйлар.

Кызның әнисе бу эшне тикшерү өчен полициягә мөрәҗәгать иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100