Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кытайда яшь егет балалар бакчасына һөҗүм итеп, иллеләп сабыйны имгәткән

Кытайда яшь егет балалар бакчасына һөҗүм итеп, иллеләп сабыйны имгәткән

news_top_970_100
Кытайда яшь егет балалар бакчасына һөҗүм итеп, иллеләп сабыйны имгәткән
Кытайның Кайюань шәһәрендә балалар бакчасына һөҗүм иткәннәр. Полиция мәгълүматы буенча, 51 бала, өч өлкән кеше имгәнгән. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте. 

Яшь ир-ат балалар бакчасының тимерчыбыктан ясалган коймасын ватып керә. Ул балалар яши торган бинага уза. Җинаятьче сабыйларга каустик сода эремәсе сибә. Шулай ук өч тәрбиячегә дә эремә эләгә.

48 кеше җиңелчә пешә, дүрт кеше уртача дәрәҗәдә пешә, тагын ике кеше җитди имгәнә. Хәзерге вакытта аларның берсең дә гомеренә куркыныч янамый, диелә хәбәрдә.

Полиция тиз арада җинаятьченең кем булуын ачыклый. Ул Кун фамилияле 23 яшьлек егет, шушы ук шәһәрдә яши. Бу егет җинаятен ул үзенчә аңлата. "Бала чакта әни ягыннан игътибар булмау сәбәпле, җәмгыятькә карата барлыкка килгән нәфрәт, хәзерге вакытта авыр гаилә хәле, эштә күңелсезлекләр килеп чыкканга һөҗүм иттем", - дип сөйли ул. Бу хәлләр аны кешеләрдән "үч алырга" этәргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100