Кырымда коточкыч су басу: җәяүлеләрне су ташкыны бәреп еккан - видео
Кичә Ялта, Феодосия шәһәрләрендә көчле яңгыр яуган, яшен диңгез өстенә суккан.
Кырымда яуган тропик яңгыр шәһәрләргә зур зыян салган. Бу турыда Беренче канал хәбәр итте.
Урамнарда су ташкыны, йорт идән аслары, җир асты юллары түшәменә кадәр су белән тулган. Санаулы минутлар эчендә Ялта шәһәренә ай ярымлык күләмдә явым-төшеп ишелгән.
Шәһәр үзәген су баскан. Урамнар буйлап ага торган ташкын җәяүлеләрне аяктан егып алып киткән. Урыннарда канализация капкачларыннан фонтан бәргән. Автомобильләр су астында калган.
Феодосиядә, порт районында ике өермә купкан, яшен су өстенә бәргән. Фаразлар буенча, Кырымда яңгырлар атна ахырына кадәр явачак.