Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кунакханәдә янгын чыккан

Кичке якта янгын башланган вакытта туристларның күбесе бүлмәләренә кайткан булган.

news_top_970_100
Кунакханәдә янгын чыккан
Сочида кичке якта кунакханәдә янгын чыккан. Туристларның күбесе бүлмәдә булган. Алар йокларга әзерләнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
      
Кунакханәнең бер бүлмәсендә янгын чыга. Өске катларда бикләнеп калган кешеләрне махсус баскычлар ярдәмендә эвакуациялиләр. Өч кеше имгәнгән, алар арасында үсмер бала да бар. Хәзер бу кешеләр хастаханәдә дәвалана. 


Янгын хәбәре таралгач, кешеләр төнге күлмәкләрдән, халатлардан гына урамга йөгереп чыга. Кунакханәгә керә торган ишек янында паника башлана. Туристлар дусларын эзли башлый. Янгын сәбәпләрен ачыклау буенча эшләр бара диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100