Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Красноярск краендагы алтын табу предприятиесендә дамба китү нәтиҗәсендә уннан артык кеше һәлак булган

Красноярск краендагы алтын табу предприятиесендә дамба китү нәтиҗәсендә уннан артык кеше һәлак булган

news_top_970_100
Красноярск краендагы алтын табу предприятиесендә дамба китү нәтиҗәсендә уннан артык кеше һәлак булган
Красноярск краенда алтын табу предприятиесендә дамба китү нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган. Уннан артык кешенең яәмышы билгесез, дип хәбәр итә Россия 24.

Красноярск краендагы Щетинкинский бистәсендәге Сейба елгасында буа Мәскәү вакыты буенча сәгать икедә киткән. Су вакытлыча төзелгән ике тулай торакны баскан, аларда 80 кеше яшәгән булырга мөмкин. 

Алтын табу предприятиесендә бу дамбалар күптән төзелгән булган, аларны су ашаган, шул сәбәпле җимерелгән дип уйлыйлар. Елганың югары өлешендә тагын бер дамба булган, шунысы китү нәтиҗәсендә астагысы да чыдата алмаган дип тә уйлыйлар.

Дамба "Сибзолото" предприятиесенеке. Фаҗига булган урында губернатор Александр Усс килгән.

Су дулкынының биеклеге 4-5 метр булган. Бу су гына түгел. Алтын табу предприятиесендә тау токымнарын юдыралар, шул сәбәпле, бу ком, балчык һәм алтыны юдырылган токымнар. Аны русча "сель" дип атыйлар. Сель суга караганда күпкә куркынычрак, чөнки, беренчедән аның дулкынының көче зуррак була, аннан йөзеп чыгып булмый, ул авыз-борынга эләккән очракта, су кебек агып та чыкмый.

Дамба законсыз төзелгән һәм беркайда да теркәлмәгән булган.  

Кайнар телефон номеры ачылган. 8-391-275-16-41 номерына шалтыратып, фаҗигадә каза күрүчеләр хакында мәгълүмат алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100