Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Койма аша чыкканда, 10 яшьлек баланың корсагына тимер штырь кергән

Койма аша чыкканда, 10 яшьлек баланың корсагына тимер штырь кергән

news_top_970_100
Койма аша чыкканда, 10 яшьлек баланың корсагына тимер штырь кергән
19 июньдә Башкортстанның Күмертау шәһәрендәге Карл Маркс урамында 25 нче йорт каршында фаҗига була. 10 яшьлек малай койма аша чыгып барганда, баланың эченә тимер таяк - штырь кадала. Бу турыда шаһитларга сылтама белән, "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Бу хәлне күреп торган шаһитлар шунда ук ярдәмгә ташлана. Тимер рәшәткә баланың эченә тирәнрәк кермәсен өчен, ир-атларның берсе аны күтәреп тора.

Биредә яшәүче кешеләр тиз арада экстрен хезмәтләрне чакыралар. Урынга коткаручылар килеп җитә. Алар койма янындагы куакларны чистарталар. Малайны тырпаеп торган тимер рәшәткә өстеннән алалар. Баланы хастаханәгә алып китәләр. Хәзерге вакытта малайның хәле катлаулы, дип бәяләнә.

"Бу коточкыч булды, без күреп тордык. Тизрәк терелсен инде. Бу гаражларны күптән сүтәргә кирәк. Балалар түбәдән йөриләр, кыш та, җәй дә", - дип яза биредә яшәүче бер хатын социаль челтәрдә.

"Әти-әниләр балаларына нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен аңлатырга тиеш. Бала тизрәк терелсен инде", - дип сөйлиләр социаль челтәрләрдә. 

"Урынга бик тиз арада коткаручылар килде. Бала аңында иде. Коткаручылар махсус кораллар ярдәмендә тимер штырьне кисеп алды. Шушы вакытта биредәге ир-атлар баланы күтәреп тотып торды. Штырьне баланың эченнән тартып алмыйча гына, аны табибларга тапшырдылар. Малайны бик авыр хәлдә хастаханәгә озаттылар", - дип сөйләгәннәр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә.

Хастаханәдә балага операция ясаганнар. Хәзер аны хәле бик катлаулы.

"Балаларыгыз белән сөйләшегез. Аларга куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтегез. Шуны истә тотыгыз: балаларыгызның иминлеге сезгә бәйле", - дип искәртә Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100