Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коточкыч һәлакәттә Mercedes-Benz автомобиле йөк машиналарына бәрелеп, өч кеше үлгән - видео

Mercedes-Benz автомобилендә баручы пассажирлар, машина йөртүче үлгән, салондагы башка пассажирлар җитди имгәнгән.

news_top_970_100
Коточкыч һәлакәттә Mercedes-Benz автомобиле йөк машиналарына бәрелеп, өч кеше үлгән - видео
19 сентябрьдә Самара-Уфа-Чиләбе трассасының 1613нче чакырымында коточкыч юл һәлакәте булган. Авариядә өч кеше һәлак булган. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.  


 
Mercedes-Benz автомобиле, Hyundai йөк фургоны, аларга каршы килүче Iveco йөк машинасы бәрелешкән.

Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе видеосы

Бәрелгәннән соң, Mercedes-Benz яңа башлаган. Аны йөртүче кеше һәм ике пассажиры җитди имгәнеп, һәлак булган. Шушы ук  машина салонында булган хатын-кыз һәм яшүсмер баланы хастаханәгә озатканнар.  Башка машиналарда имгәнүчеләр һәм һәлак булучылар турында хәбәр ителми.


Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, фаҗига урынында экстерн хезмәтләр эшләгән. Һәлак булучыларның шәхесләрен ачыклау бара. Юл һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерүчеләр билгеләячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100