news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Коточкыч авариядә ике автобус бәрелешеп 13 кеше һәлак булган - видео

Һәлак булучыларны һәм имгәнүчеләрне вертолет белән эвакуациялиләр.

news_top
Коточкыч авариядә ике автобус бәрелешеп 13 кеше һәлак булган - видео

Бүген Тверь өлкәсендә коточкыч юл һәлакәте килеп чыккан. Унөч кеше һәлак булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, Некрасово авылы янында «Форд Транзит» микроавтобусы «ЛиАЗ» автобусы белән бәрелешкән. Рейс автобусы Ржев шәһәреннән, маршрут таксие исә Старица дигән торак пункттан килгән. Автобуслар бәрелешеп, 13 кеше һәлак булган, дүрт кеше имгәнгән. Һәлак булучылар барысы да маршрут автобусында барган, диелгән әлеге хәбәрдә.

ЮХИДИ мәгълүматы буенча, микроавтобус каршы як полосага чыгу сәбәпле, авария килеп чыккан. Һәлак булучыларны һәм имгәнүчеләрне вертолет белән эвакуациялиләр. Урында полиция, табиблар, коткаручылар эшли

"Беренче канал" һәлакәт урыныннан беренче кадрларны күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар