Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Колакчыннар киеп барган велосипедчыны экскаватор таптаган мизгел видеога эләккән

Колакчыннар киеп барган велосипедчыны экскаватор таптаган мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
Колакчыннар киеп барган велосипедчыны экскаватор таптаган мизгел видеога эләккән
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә бер велосипедчыны экскаватор таптаган. Авариядә имгәнгән велосипедчы ир-ат урында ук һәлак булган. Ходайбирдин һәм Элеватор урамнары чатындагы авария кадрларын "Башкортстан" телеканалы күрсәтте.

Социаль челтәрләрдә бу вакыйга шаһитлары үз фикерләрен яза. "Ул экскаватор белән бер юнәлештә бара иде. Колагында колакчыннар бар иде, шуңа күрә бу ир-ат экскаватор килгәнен ишетмәгәндер. Ә тракторчы велосипедчыны күрмәгәндер", - ди алар.

Шаһитлар сүзләренчә, велосипедчы биредә яшәүче 45 яшьлек ир-ат. Аның шәхесен полиция хезмәткәрләре ачыклый.

Автомобиль видеорегистраторы кадрларында велосипедчының чат аша узуы күренә. Ул экскаватор алдыннан бара. Трактор йөртүчесе бу велосипедны күрмәве ихтимал. Авыр экскаватор ир-атны башта алгы тәгәрмәчләре белән, аннары арткылары белән дә таптап уза.

Имгәнгән ир-ат шуннан соң да торып басмакчы була. Ләкин аның травмалары бик катлаулы булу сәбәпле, ул һәлак була, диелгән бу хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100